Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
«иске мирас» дип кире кагучыларга каршы көрәште, мәкаләләрендә һәрвакытта да пролетариат культурасы турындагы Ленин фикерләренә нигезләнеп фикер йөртте. Әдәби тәнкыйть мәйданында Нигъмәти марксизмның сәнгать теориясе белән коралланган туры сүзле, сабыр, кешелекле тәнкыйтьче буларак танылды. Аның ягымлы җылы сүзен, төпле киңәшен Х. Туфан, Һ. Такташ, М. Крыймов, М. Галәү һ. б. һәрвакыт ишетеп килделәр. Бүген өлкән буын дип исемләнгән М. Әмир, И. Гази, Ш. Маннур, А. Шамов кебек язучылар да – заманында Г. Нигъмәтинең тәнкыйть сүзен ишеткән, аннан ярдәм алган кешеләр.

      Нигъмәти Татарстан Язучылар оешмасын төзүчеләрдән берсе булды. 1927 елның 9 февралендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Г. Ибраһимов һәм Ф. Бурнашның «Татар әдәбиятчылары җәмгыяте» төзү турындагы докладларын тыңлый. Тиз көннән конкрет тәкъдим кертү өчен бер комиссия төзелә. Аның составында Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти һәм Г. Толымбай булалар. Шул ук вакытта Нигъмәти партия өлкә комитетының органы булган «Җитәкче» журналында актив эшли. 1928 елда журнал үзенең төп әдәби көчләре итеп Г. Нигъмәти, С. Борһан, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Ходаяров, С. Атнагулов һәм башкаларны күрсәтте. Журналда Нигъмәтинең Г. Ибраһимов юбилее уңае белән тирән эчтәлекле мәкаләсе басылды.

      1929 елда партия өлкә комитеты Татарстан язучыларының Советлар Союзы буенча экскурсиясен оештыру буенча эш башлады. Экскурсия турында партия өлкә комитеты бюросы махсус карар кабул итте. Нигъмәти экскурсия составында күпкырлы эш алып барды. Ул, Мәскәүдә туктаган вакытта, киң катлау җәмәгатьчелек каршында «Татар әдәбиятының хәзерге хәле» турында доклад ясады, Бакуга баргач, андагы матбугатта мәкаләләр белән катнашты. Экскурсиягә совет матбугаты зур игътибар бирде, аның турында, үзәк матбугаттан тыш, «Вечерняя Москва», «Бакинский рабочий» һ. б. газеталар язып чыктылар.

      1929 елда Көнчыгыш педагогия институты Г. Нигъмәтине педагогик эшкә чакыра. Монда ул татар әдәбияты буенча кадрлар әзерләүгә зур көч куя. 1934 елда аңа профессор исеме бирелә. 1935 елда ул, Оренбург пединститутына барып, анда татар әдәбияты буенча лекцияләр укый.

      Г. Нигъмәтидә талантлы журналист, әдәбият теоретигы, дәүләт эшлеклесе кебек сыйфатлар бергә берләшкәннәр иде. Институтта эшләгән вакытта ул күпкырлы дәүләт эше алып бара: марксизм институтында секция мөдире булып эшли. Татар дәүләт академия театрының художество советына җитәкчелек итә, «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы була.

      Г. Нигъмәти – егерменче елларда татарлар арасында марксистик әдәбиятны пропагандалау буенча зур эш алып барган кеше. Аның «Коммунизм турында», «Сәяси лөгать», «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» кебек китаплары заманында татар укучыларының өстәл китаплары булып йөртелделәр.

      Г. Нигъмәти – «Әдәбият мәйданында», «Революция елларында әдәбиятыбыз», «Әдәбият һәм тормыш» кебек зур күләмле әдәби-теоретик хезмәтләрнең дә авторы.

      Аның Г. Ибраһимов, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхмәтов, Һ. Такташ, Ш. Камал, К. Нәҗми әсәрләре турындагы хезмәтләре татар