Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
тезис гомумтөрекчелек тенденциясе[96]нә ташлама ясады. Соңрак бу хезмәтләр турында тәнкыйть дөньясында Г. Гали мәкаләсе күренде. Ул бик хаклы рәвештә әдәбият тарихының тикшерә торган төп материалы тарих булмыйча, әдәбият материалы булырга тиешлеген әйтте[97]. Бу хезмәтләргә иң төпле анализны 1923 елда Г. Ибраһимов бирде. Ул авторларның бу зур хезмәтләрендәге кимчелекләрне ачу белән генә чикләнмичә, аларның уңай якларын күрсәтеп бирде. «Заманында «Без төрекме, татармы?» дигән сорау бар иде, – дип язды Г. Ибраһимов, – без төрек диючеләр әдәбият тарихын Алтайдан, Урхоннан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эшләре шул булган ки, болар андый хыяллардан ваз кичеп, тик «татар әдәбияты» мәфһүменең реаль мөндәриҗәсен генә нигез итеп алганнар». Күргәнебезчә, Г. Ибраһимов китапка кертелгән материаллардан чыгып түгел, ә авторларның методологиясеннән чыгып бәя биргән. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов әлеге хезмәтләрдә марксизм теориясе тиешенчә кулланылмаганлыкны күрсәтте һәм киләчәктә: «Бу мәузугъны чын бер марксист-коммунист эшләп чыгарга тиешледер, – диде. – Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – диде ул, – таркаулы нәрсәне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтүдәдер»[98]. Г. Ибраһимовка өстәп, тик шуны гына әйтергә кирәк: Г. Газиз һәм Г. Рәхим, борынгы татар әдәбияты буенча таркау материалларны бергә туплап китапка кертүләре белән, безнең заман әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас калдырдылар.

Без алдарак Г. Рәхимнең зур күләмле тарихи хезмәтләре турында сүз алып бардык. Инде аның әдәбият, культура тарихы буенча язган мәкаләләренә килсәк, монда аларны бәяләү түгел, санап чыгарга да мөмкин түгел. Бу өлкәдә аның иң нәтиҗәле хезмәте гыйльми үзәктә эшләгән чорга туры килә. Марксизмны үзләштереп үсеп килүче галим 1925 елда болай дип яза: «Тарихи материализм каршында тора торган тарихчы өчен сәнгать… күктән төшкән бернәрсә түгел… Аның тарихын аңлар өчен, безгә халыкның иҗтимагый тарихы белән танышырга кирәк»[99].

Ихтимал, Г. Рәхимнең безгә калдырган мирасыннан иң әһәмиятлеләре аерым шәхесләрнең биографияләредер. Бу яктан караганда, ул – тарихчы Риза Фәхреддиневнең дәвамчысы булып тора. Татар язучыларының, культура әһелләренең тормыш юлын, аерым чыганакларны юллауда Г. Рәхим ару-талуны белмәс галим иде. Ул күрсәтеп калдырган чыганаклар буенча без бүгенге көндә XIX йөз әдәбиятын тулырак, киңрәк беләбез. Мәсәлән, К. Насыйриның беренче тапкыр тулы рәвештә биографиясен язучы Г. Рәхим булды. Биография язудан тыш, ул К. Насыйриның кулъязмаларын юллады, аларның адресларын матбугатта күрсәтеп чыкты[100]. Гомумән, әдәбиятчыларыбыз моңа кадәр күпме генә дәшми килмәсеннәр, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без Г. Рәхимгә бурычлы. 1926 елда аның кулына К. Насыйриның бер өлеш кулъязмалары килеп керә, һәм шул материаллар нигезендә ул «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәме материаллары» дигән китап чыгара.

1925 елның 15 февралендә татар театрында, К. Насыйриның

96

Безнең юл. – 1923. – № 4–5.

97

Безнең юл. – 1927. – № 2.

98

Мәгариф. – 1925. – № 1, 2.

99

Безнең юл. – 1922. – № 4.

Мәфһүм – аңланган, төшенелгән нәрсә.

Мөндәриҗә – эчтәлек.

Мәузугъ – тема.

100

Безнең юл. – 1922. – № 4.