Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
Эрдман тарафыннан 1829 елда төзелгән сүзлек проекты турында бик киң мәгълүмат бирә. Сүзлекләр төзү тарихына тирән экскурс ясаганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Бары тик Бөек революция генә бүгенге лингвистик фән югарылыгында торырлык, тулысынча фәнни нигезләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген татар галимнәренең үз көчләре белән төзергә һәм Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт культура-мәгариф органнары исәбенә бастырып чыгарырга мөмкинлек ачты. Мөхтәрәм татар галиме лингвист Җ. Вәлиди тарафыннан төзелеп, хәзерге көндә гыйльми үзәктә бастырылырга әзерләнгән татар теленең тулы сүзлеге нәкъ менә шундый җитди хезмәт булып исәпләнә»[114] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

      Болардан тыш, Г. Рәхим Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм гыйльми үзәктә күп санлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә ул «М. Корбангалиев эшчәнлегенең 30 еллыгы» дигән доклад ясый, бу доклад соңыннан аерым китап булып басылып чыга. Бакудагы тюркология съездына әзерлек чорында ул «Яфәтизм назариясе хакында» дигән фәнни доклад әзерли («О яфетической теории»), Г. Алпаров җитәкчелегендәге алфавит комиссиясендә эшли. Гыйльми үзәк 1926 ел 20 май утырышында татар халык иҗатын җыю мәсьәләсен карый. Бу утырышта татар халык иҗатын өйрәнү эше өч юнәлештә булырга тиеш дип билгеләнә: 1) халык арасыннан язып алу; 2) җыелган әсәрләрне бастыру; 3) халык иҗаты буенча теоретик хезмәтләр бастырып чыгару. Татар халык иҗатын туплау, эшкәртү буенча төзелгән комиссиягә М. Корбангалиев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим кертеләләр. Профессор В. Ф. Смолинның өлкәне өйрәнү буенча кулланмасын татар җирлегенә күчереп эшләүне гыйльми үзәк Г. Рәхимгә тапшыра. Болардан тыш, ул тагын берничә иҗтимагый-политик китап тәрҗемә итә, Баку съезды турында аерым китап чыгара. X. Бәдигыйнең «Мәкальләр һәм табышмаклар» дигән китабын чыгарышуда да Г. Рәхимнең хезмәте зур була. 1927 елда аның балалар өчен «Америка нинди җир?» исемендә рәсемле китабы чыга. 1930 елда «Авылны өйрәнү» дигән программа-кулланма китабы басыла һ. б.

      Г. Рәхим татар әдәбиятын һәм татар совет фәнен үстерүгә күп көч куйган галим иде. Алда әйткәнебезчә, бер мәкаләдә аның хезмәтләрен санап чыгу да, аларга бәя биреп бетерү дә мөмкин түгел. Әлегә аның әдәби, фәнни мирасы бик таркау ята. Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра.

1967(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

      «Үзен совет, партия иркенә биргән кеше…»[115]

      Журналист, тәнкыйтьче, әдәбият теоретигы Галимҗан Нигъмәтинең исемен телгә алу белән, ирексездән Г. Ибраһимовның сүзләре хәтергә килә. Ул болай дип язган иде: «Кайбер мәҗидләр (талантлы, данлы кешеләр. – М. М.) үзләренең куәтләре беткәннән соң да яшиләр. Кайберәүләр әллә ничаклы иҗади көчне үзләре белән кабергә алып китәләр».

      Профессор Галимҗан Нигъмәти соңгыларыннан


<p>114</p>

Рахим А. Проект составления толкового словаря татарского языка 100 лет тому назад // Вестник научного общества Татароведения. – 1930. – № 9 –10.

<p>115</p>

«Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» (1965) мәкаләсе белән кабатлаулар булган җирләре кыскартылып бирелә. – Г. Х.