Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
арта. Йөзләгән самолётның тиешле дистанция саклап, җепкә тезгән шикелле тигез очулары җирдән күзәткәндә, бәлки, тагы да тәэсирлерәктер.

      Авиашәһәрчектән бер чакрымнарда гына Дягилево дигән авыл бар. Аэродром да шул исемне йөртә икән. Монда күчкәч, безнең экипаж өчен бик тә күңелсез хәл булып алды. Командир белән штурман рөхсәтсез авылга киткәннәр иде. Шулчак эскадрильябызга сугышчан йөкләмә җиткерелде. Радист белән икәү генә булганга, очкычыбыз һавага күтәрелә алмады. Тикшерү китте. Полк особистлары килеп, «югалган» экипаж членнарын Дягилево авылы кызлары яныннан табып алып кайттылар. Сугыш вакыты законнары коры шул: командирны да, штурманны да судсыз-нисез генә штрафбатальонга озаттылар. Көтмәгәндә радист та авырый башлады. Шулай итеп, бер гаилә булып укмашкан экипаждан ялгызым гына калдым. Күпләр көн саен эскадрильялары белән фронтка якынрак аэродромнарга күтәрелеп очканда, минем өчен бер дә күңелле хәл түгел иде.

      Полк яңа килгәннәр белән тулылана торды. Арада сугышчан тәҗрибәм зуррак, яшем ягыннан да өлкәнрәк булганга, мине укчы-радистлар арасында старшина итеп билгеләделәр.

      Бертөрлерәк казарма тормышы башланды. Старшина күбрәк частьтагы хуҗалык эшләре өчен җаваплы, ә бу нәрсә минем күңелгә ятмый. Ярый әле монда калганнарны төнлә, еракка очып, бомбага тотучы һава дивизиясенә өйрәнүләргә күчерү турында әмер алынды. Баш күккә тиде. Тизрәк китәсе иде.

      Килде ул көн. Полк аэродромы Григорьев дигән авыл янында урнашкан. Көннәр өйрәнүләрдә үтә. Кичләрен строй белән кинофильмнар карарга алып баралар. Беркөнне клубта Соня исемле кыз белән таныштым. Сары чәчле, оялчан гына урыс кызы. Күңелгә хуш килешле. Моңа кадәр марҗа кызлары белән йөргәнем юк иде, җае чыкканда, аны өенә кадәр озатып куя башладым. Табигатьтә кыш айлары үтеп, ямьле язга кергән чак. Өстә гимнастёрка гына. Соня да җиңелчә кофта, юка күлмәктән. Капка төбендә гөнаһсыз үбешүләр. Тәннең тәнгә тиеп кызышуын тою рәхәт иде, тик үбешүдән артыгына керешмәдек. Мин яшь кыз баланы рәнҗетүдән курка идем, ул, бәлки, күңелендә булып та, теләген белдерергә кыймагандыр.

      Ока елгасы очучылар казармасыннан ерак түгел. Төшке ял сәгатьләрендә, күңелле гөрелдәшеп, шунда су коенырга китәбез. Төннәрен кайчагында аерым эскадрильяларга дошман тылына үтеп, разведка ачыклаган объектларны бомбага тотарга дигән боерык алына. Миңа да яңа экипаж составында берничә шундый операциядә катнашырга туры килде.

      Лазаретта

      1942 елның егерменче июнендә полкка кабат Дягилево аэродромына кайтырга кушылды. Мин, автомашинага утырып, штаб җиһазларын озата барырга тиеш булып чыктым. Мәскәү – Рязань шоссесы. Күктә бер болыт әсәре юк, кояш кыздыра. Юлның ике ягында иген басулары җәелеп киткән. Тулышкан арыш башаклары, башларын иеп, моңсу гына озатып калалар. Иген кырларын хәтфә болыннар алыштыра. Яшеллек эчендә көзге кебек ялтырап яткан күлләр чагылып кала. Зур һәм кечкенә елгалардагы күперләр аша чыкканда да машинаның тизлеге салмаклана. Андый чакта каршыга