Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
күңелле гөрелдәшеп барган иптәшләремнең әңгәмәсенә дә катышмадым. Безгә кирәкле поезд иртәгәсе көнне иртәнге сигездән соң гына буласы икән. Булачак гаскәриләр кем каян бушрак эскәмия таба, шунда җайлашып баш төртте. Пензага кадәр озата баручы төркем җитәкчеләребез сүз әйтмәде.

      – Әллә кая китеп югалмагыз гына, – диделәр. Тәүлек буе йокламаган яшь-җилкенчәкнең хәлен аңлый иде алар.

      Әниләрнең йомшак урыны булмаса да, арыган яшь тәнгә берничә сәгать йоклап алу яңа көч кертте. Вокзал иртәсен сискәндереп, «Подъём!» дигән аваз яңгырады. Торып аякка басуга, фамилияләп исемлек барладылар. Мин җиде йөз уникенче төркемгә эләктем. Бу төркемгә һава флотына билгеләнүчеләрне җыйдылар. Залга өр-яңа хәрби киемнән, кыска калдырган чәчле, озын буйлы вокзал коменданты килеп керде. Төркем башлыклары аңа үрә катып честь бирделәр. Һәрберсенең рапортын тыңлаганнан соң, комендант башындагы фуражкасын салып өстәлгә куйды. Ашыкмыйча, салмак тигез тавыш белән булачак кызылармиячеләргә вокзалдагы тәртипләр, станциядән рөхсәтсез чыкмау, эшелонда барганда үзеңне ничек тотарга, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиешлекне һәм башка кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Шуннан соң, барыбыз белән саубуллашып, залдан чыгып китте.

      Тышкы якта паровоз гудогын кычкыртты. Призывниклар өчен состав биргәннәр икән. Төркемнәрне бер-бер артлы утыру платформаларына алып чыктылар. Һәр төркемне алдан билгеләнгән вагоннарга тараттылар. Паровоз янә моңсу итеп кычкыртты. Шунда яшәп ияләнелгән кала белән саубуллашуы кыен иде. Поезд, тимер тәгәрмәчләре белән рельска дырк итеп бәрелеп, урыныннан акрын гына кузгалып китте. Паровоз, безнең хәлне аңлагандай, авыр пуфылдап куя, рельс белән рельс ялганган җирдә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да кабат алга тартылалар. Без дә шул уңайга алга-артка чайкалабыз. Тизлек артканнан-артып, перронда басып торган кешеләр, соры моңсу биналар артка йөгерә. Казан инде артта кала. Җылы хатирәләр белән бәйле калада сөйгәнем Мәхмүзә, әлегә авылга кайтып китәргә өлгермәгән абыем, инде икенче өемә әверелгән заводым һәм хезмәттәш дусларым кала. Күрешкәнчегә кадәр, хушыгыз, газизләрем. Сез мине онытмагыз, мин сезне онытмам!

      Казан – Пенза арасы ерак түгел. Зуррак шәһәрләрдә озаграк, ә кечерәк торак пунктларда кыска вакытлы тукталышлар ясап барса да, безнең эшелон, күз бәйләнгәндә инде Пенза вокзалында иде. Монда озак тоткарламадылар, Хәрби һава көчләре өчен очучылар әзерләүче авиамәктәпкә тиешле санда курсантлар җыелу белән, Орёл ягына озаттылар. Ике тәүлек дигәндә, Орёлга барып җиттек.

      Авиамәктәптә

      Биш көн карантинда тотканнан соң, чәчләрне кыркып, мунча кертеп, хәрби киемнәр кидерделәр. Бер-беребезгә карыйбыз да елмаябыз. «Синме соң бу? Танырлык түгел», – дип, шаян сораулар бирешәбез. Гражданскийдан хәрби формага күчү килеш-килбәтләрне нык үзгәрткән: бу хәл күпләребезгә ошый, бераз сәер дә тоела. Хәер, бер-ике атнадан ияләнеп җиттек тагын. Бертөрлерәк курсант тормышы башланып китте.