Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
кырык өченче елның бишенче июнь көне белән даталап, болай дип башлаган: «Йөрәк дустыма! Онытма мине, онытмам сине. Хак дустым, сиңа меңнәрчә, миллионнарча сәламнәремне җибәреп калам. Бүген җиденче сыйныфларга татар теленнән имтихан үткәреп кайтуыма, капка төбендә бригадирым (мин беренче бригаданың агитаторы да бит әле) көтеп утыра. Аның белән бергәләп кырга сукачылар янына киттек. Басудан кайтсам, өстәл өстендә ике хат ята: берсе – синнән, икенчесе – энекәштән, ике хатны да бер тында укып чыктым. Нык арылган булса да, сиңа шунда ук җавап язарга утырдым. Хатың белән фотоңны да җибәргәнсең, хәрби кием бик килешә икән үзеңә. Рәхмәт. Дошманны арымыйча кыйнагыз, сез, үзегезне аямыйча, җиңүгә зур өлеш кертәсез. Ул көн ерак түгел инде. Бүген радиодан Орёл юнәлешендә зур бәрелешләр булачагы турында хәбәр иттеләр. Канкойгыч сугышлардан исән килеш чыгарга насыйп итсен.

      Мактаулы һәм батыр бул

      Туган илең каршында.

      Фашистны дөмбәслә ныграк,

      Ирек бирмә качырга.

      Дустым, мин сиңа кичә тагын посылка итеп кәгазь төргәге җибәргән идем. Моннан алдагысын «алмадым» дидең. Шәт, бу юлы барып ирешер. Неужели инде һәр җибәргәнне үзләштереп барырга намуслары җитәр? Үзем, җаен туры китереп, Апаска барып фотога төштем, сиңа бер карточкамны җибәрәм. Сагынганда алып карарсың.

      Үткәнендә «Түбән Барыш белән бәйләнеш» дип язган идем бит әле, син аны дөрес аңламагансың. Минем анда беркем белән бернинди бәйләнешем юк. Чит-ятларга күз дә салмыйм. Ә синең башкалар белән хат алышуыңа исем китми, чөнки һәркем җаны теләгән кешесе белән хат алышырга хокуклы. Алай кызыклырак та әле ул, тормышта күп нәрсәләрне чагыштырып карарга өйрәнәсең.

      Авылда хәлләрне җиңел дип әйтеп булмый. Чәчү һаман бетмәгән. Бәрәңге утыртырга хәле булганнар да бәрәңгесен утыртмаган. Иген турында әйткән дә юк, бәрәңгенең поты алты йөз-алты йөз илле сум тора. Аңлыйбыз инде: фронт өчен күп кирәк. Без монда ничек тә түзәрбез, сугышта тагын да кыенрак ич».

      Тәския хатын шигъри юллар белән төгәлләгән иде:

      «Тиңсез шатлык туа йөрәгемдә,

      Рәсемеңне алып карасам.

      Кош баласын өзелеп сагынгандай,

      Мин дә сине өзелеп яратам.

      Сөешү ул – безнең өчен бәхет,

      Яшәү бәхете сөешә белү дә.

      Яшь чагында сөя белеп кенә,

      Сөя белеп яшик гомергә!

      5.06.43 ел»

      Тәскиянең ак кәгазьгә төшергән чиста хисләре, миңа карата күңеленнән ташып чыккан мәхәббәте мине дә әсәрләндергән иде. Фотосын зур саклык белән кулыма алып, үз итеп озак кына карап утырдым. Ачык йөз, гөнаһсыз туры караш мине тәмам әсир итте. Тыйнак кыз баланың йөрәген ачып салуы күп нәрсә турында сөйли: ярата ул мине, өзелеп ярата. Үзем дә сизмәстән бармакларым белән Тәскиянең фотосурәтен сыйпадым. Иреннәрем үзләреннән-үзләре: «Көт кенә, кайтырмын», – дип пышылдады.

      Ашханәгә кичке ашка барганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар иде, Тәскиягә җавап хаты язып салырга булдым.

      Берникадәр ничек башларга микән дип