Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
кичә генә һава дивизияләре диңгез өстен, яр буендагы кала ныгытмаларын һәм хәрби объектларны бомбага тотмаган, йортлар өстендә снарядлар шартламаган. Үле тынлык. Коридорда ара-тирә үткән надзирательләрнең аяк тавышларыннан башка берни юк. Без бер камерада өч әсир. Көн саен бомбалар шартлауга күнеккәч, тынлыкка ияләнүе дә авыр икән. Хәтта сәеррәк тоела. Үзара сөйләшәсе дә килми. Һәрберебез, авыр уйларга чумып, эчкә йотылган. Кемдер туган җирен исенә төшерә торгандыр, сугышка кадәр эшләп йөргән чакларын күз алдына китерә; кемдер әти-әнисен, йә булмаса, сөйгән кызын сагынып уфтанадыр. Гел уйланып утыру да алҗыта икән, баш миләре сызлагандай тоела башлый. Мин, бала-чага шикелле, үземә шөгыль таптым, «иректән» бер кечкенә чыбык кисәге табып кергән идем, шуның белән камерадагы мич учагының әллә кайчангы көлен актара башладым. Актара-актара төпкә кадәр төшеп җиткәндә, тәмәке төпчеге килеп чыкмасынмы! Иптәшләр дә уңышымны күреп алды, «мәрт» кә китеп утырган җирләреннән җанланып, янәшәмә килеп чүмәштеләр. Көл арасыннан тагын байлык чыкмасмы дип, инде бер пар гына түгел, өч пар күз түземсезләнеп күзәтә. Чыкты тәки, көл арасыннан янә өч тәмәке төпчеге табылды. Менә шатлык! Беребезнең кесәсендә сакланган кулъяулыкка зур саклык белән төпчекләрдәге тәмәке бөртекләрен тараттык. Аны өч өлешкә бүлеп, берсен озын нечкә итеп кәгазьгә төрдек. Аның белән генә эш бетмәде, янган шырпы бөртегенең корымлы башы белән төрелгән тәмәкегә билгеләр салдык. Бусы, чират буенча тартканда, кая кадәр суырырга икәнлекне белер өчен. Кадерле табылдыкның табучысы мин булганга, камерадашларым башлап бәхетле мизгелләр татуны миңа бүләк итте. Кадерле секундларның тәмен мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып, сагындырган әче төтенне никотин сорап ярсыган үпкә күзәнәкләренә тутырам, аларны бронхларда озаграк, һаман озаграк тотасы килә, инде сулыш органнары тончыга башлый, ютәл буып ала. Юк, төтен алай гына таралмасын әле: ике борыннан зәңгәрләнеп чыккан зәһәр исне кабат авызым белән йотарга тырышам. Тәмәке пыскып яна, корым белән билгеләнгән минем өлеш һаман кечерәя шул.

      «Җитте, үзеңә тиешлесен тартып бетердең!» – дип, беравыздан кычкыра иптәшләрем. Беткәнен алар әйтмәсә дә күрәм. Үтереп тартасы килү алай гына басылмады, иптәшләрнең бәхетле мизгел кичерүен карап өтәләнмәс өчен, тәрәзә кырына ук китеп бастым…

      Старшина вазифасы

      Миңа лазареттан савыгып чыккач та озак вакытлар сугышчан йөкләмәләргә очарга рөхсәт итмәделәр. Эскадрилья комиссары капитан Коган, үз янына чакыртып:

      – Старшина Трофимовка кайбер хуҗалык эшләрендә булышырсың! – дип боерды.

      Минем вазифага сугышчыларны строй белән ашханәгә алып бару, алып кайту; мунча көннәрендә аларның мунча керүен контрольдә тоту; килгән хатларны, газеталарны тиешле адресатларына тарату керә. Буш вакытым күп булганлыктан, еш кына ашханәдә савыт-саба юучы Маруся исемле кыз янына кереп утырам. Озак вакыт күренмәсәм, ул үзе каптёркага кереп хәлемне белешә.

      Старшина Трофимов чирләп