Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
безнең эскадрилья өстенә ташландылар. Безне озатучы истребительләр алтау иде, алар «фокке» ларның юлына аркылы төшеп ярдәмгә килде. Фашистларның искәрмәстән һөҗүме барып чыкмады. Алдан килүче ике дошман очкычы, ут кабып, түбәнгә мәтәлде. Һава сугышы кызганнан-кызды. Дошманга совет истребительләре ата, без дә атабыз. Бер – безнеке, бер немец очкычы, кара төтен эзе калдырып, җиргә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә үлем уенында фрицлар җиде самолётларын югалтты. Безнең яктан – өч.

      Сугышчан бурычны үтәп, аэродромга әйләнеп кайткач, мин очкычыбыз бортын тишкәләп үткән дошман ядрәләре эзен санадым, алар егермедән артык иде. Безне язмыш аяды, әгәр бензобакларга тисә, исән әйләнеп кайтмаган булыр идек.

      Иптәшләр белән сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булганнар рухын фронтовой йөз грамм күтәреп искә алдык. Алай гына җиңеллек килмәде, әле бүген иртән генә безнең белән янәшә атлаган, сөйләшкән, ашаган-эчкән полкташлар хәтердән китмәде. Бүгенге көн мәхшәре күз алдына килеп йөдәтте. Фатирга кайтып урынга яткач та тиз генә йоклап китә алмадым. Күзне йомуга, өскә фашист «фокке» лары үкереп килгән кебек тоела. Төшме, өнме икәнлеген һич аерышлы түгел. Соңлап булса да, йокы патшалыгы барыбер үз куенына алган…

      Унтугызынчы март

      Иртә белән көндәлек баланданы эчеп куюга, камерага комендант килеп керде. Бу юлы ул тәрҗемәчесез, бер кораллы сакчы гына иярткән иде. Аның саф урыс телендә эндәшүеннән сискәнеп куйдык. Үзенең урыс кешесе булуын әйткәч, гаҗәпләнүебез тагын да артты. Утыз алтынчы елны Германиягә экскурсиягә барган җиреннән яшәргә шунда төпләнеп калган. Әле өч-дүрт көн элек кенә әсирләр белән мөгамәләдә үзен эт кебек тоткан кешенең йомшап-юашланып калуының сәбәбе – совет гаскәрләре Пилауны алгач, аларга мөнәсәбәт начар булудан курку икән. Ул, бу турыда кызыксынып:

      – Советларга әсирлеккә бирелгән очракта безгә нәрсә булачак? – дип сорады.

      – Һәркемгә кылган гәмәлләренә карап җәза бирерләр, – дип җавапладык.

      Комендантны бу гына канәгатьләндермәде булса кирәк, ул тагын сораулар бирде. Тик әсирләр булганлыктан, хәтта исән котыла калсак та, особый отделдан карашның үзебезгә дә үзгә буласын чамалый идек, фашист ялчысын ни дип юатыйк соң?

      Комендант шушы көннәрдә генә Гитлерның Пилауга карата махсус әмере ирештерелүен әйтте. Пилауны Кызыл Армиягә бирмәскә, соңгы солдатка кадәр сугышырга, диелгән, ди, анда.

      Бу инде дошманның атаудан табан ялтыратырга өмете киселгән, сугышып үләргә яисә әсир төшәргә генә тиешлеген аңлата.

      Утыз алтынчы елда ук илен саткан адәмнең тагын ниндидер мөһим соравы бар иде кебек. Ул гадәти сораштырудан башка нәрсәнедер ачыкларга теләп, бер-ике тапкыр талпынып авызын ачты, тик иңнәрен җыерып кулын селтәү белән чикләнде. Ахырда: «Сезнең белән соңгы сөйләшү булмас әле», – дип чыгып китте.

      Комендантның исән калган очракта үзен нәрсә көткәнен беләсе килүе аңлашыла. Аны Ватанга хыянәт итүе, фашистларга хезмәт итүе