Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
җиңги.

      – Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында!

      – Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем!

      Каенсеңелнең эчендә терекөмеш «йөгерә», ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде.

      – Сора! – диде карчык. – И азапланасың да инде, бахыр.

      – Җиңги, минем исәнлек тә чамалы бит инде. Үлсәм, үкенечкә калыр. – Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. – Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-потан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги?

      Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул!

      – Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? – Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә «җырлый-җырлый» шыгырдады.

      – Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гомеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син, карендәшем, ул безнең яклардан, аны Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги?

      – Минем сымак, шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһының рәхмәте. Күрәкарау иде Сәмүш.

      – Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау – байдан, үлем – Ходайдан! Нишләп син аны картаймыш көнеңдә дә тәрбиялисең? – диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. – Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! Җитәр, җиңги, утар юлыннан өзел!

      Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде.

      – Мине өйрәтмә, кем кыз! – дип, ул катырак «тирбәлгән» иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды.

      – Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! – Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Кортка күңеленнән генә оныгына эндәште:

      – Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә.

      Аннан соң уй утарга «очты»:

      – Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяк-кулыңны бәйләмәсәм дә, ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп, тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта – изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта – явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунысын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ