Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем!

      – Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит!

      – Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, – дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады.

      Минап, ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда:

      – Әшәке җан син, Сәйфи ватый, – диде. – Утырган җиреңдә артыңны елан чаксын! Пинсәгә тагы ике ел, шуннан соң төкерәм мин сиңа, Сәйфи ватый. Без аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятар, бәхете артыр, диләр картлар.

      Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның «җыры» үзгәрде:

      – Син, әйдәле, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Хатын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк ул, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич!

      – Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! – дип әмер бирде ир бәндәсе. – Мине ни мактагыз, ни яманлагыз – мыек очым да селкенми.

      …Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. «Көч-дәртеңне миңа да күчер» дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды:

      – Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә йөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш!

      Эткәли-төрткәли, хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде:

      – Юл буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә яшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! – Йонлач кул сумканы бутый башлады. – Мин сиңа алтын-көмеш әрбирләреңне алма, югалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? – Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерә-тулгандыра тикшерде. – Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы түгелме?

      – Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде.

      – Синең анаң – авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма бриллиант, муеныңа катлап-катлап так!

      – Бир, бир! – диде хатын, өзгәләнеп!

      ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты.

2

      – Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә!

      – Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги?

      – Аңа аерым урын-җир кирәк!

      – Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә кер мичкә, ди.

      – Кушканны үтә, Миңсылу!

      Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу – Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы… Бөек зат түшәгән язмыш