Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
утыртып, үзе ял итмәкче булды. Малай мәҗлескә катнашмады, алар ике студент – Тимур белән Рамил – яр буендагы учакта шашлык кыздырган җирдә кайнашалар иде – Гыйлфан күзәтеп утырды.

      Ахиярның хатыны Сольма да бу тантанага катнашмады. Никадәр катнашасы килсә дә, булдыра алмады. Чөнки белә: авылда Культура сараенда культмассовик булып Фәхразый кызы Резеда – Сольма имезеп үстергән, беренче класска кадәр үз кызым дип яратып, бөтен йөрәк җылысын биргән кыз эшли иде, концертны ул алып барачак иде. Ничекләр итеп аңа карарсың, ничекләр итеп йөрәк җәрәхәтенә түзеп утырырсың анда?

      Берничә тосттан соң мәҗлес җанлана төште, колхозның үзешчән сәнгать көчләре чирәмле квадратка чыгып бастылар. Июньнең иң кояшлы, баллы куәт, мәтрүшкә чәчәге, бөтнек үләненең кайнар исе борынга бәрелгән бер сәгате – төштән соңгы дүртләр иде. Колхозның Поник бригадасыннан килгән кунакларның руслар булуын исәпкә алып, концертны ике телдә алып бардылар. Һәркем эчендәгесен сөйләгән, җырлаган сыман иде. Ахияр, зур гәүдәсенә ниндидер җиңеллек биреп, яр буендагы казаннардан кызлар белән бергә ризык ташыды: тыйнак кына утырган Катерина алдына тәлинкә белән кайнар ит китерде, аннан, йөгереп килеп, Байгильдеев каршындагы «Боржоми»ның бөкесен ачты, Гыйлфан белән Кәшфинең ризыкларын тикшереп чыкты. Кәшфи елмаеп утыра, ризыгы суынган иде.

      – Ва-ва, ывву, – диде ул, елмаеп, эченә төртеп күрсәтеп. Ахияр аңлады. Кәшфи шушы көннәрдә генә теш казнасы куйдырырга тиеш һәм ул бөтен булганын алдырып бетергән, ә инде «вавва-ывву» дигәне «ашказанымда гастрит, миңа күп ашарга ярамый», һәм дә «миңа сүз биреп маташмагыз тагын» дигән сүзе иде.

      Катеринаның кызы – шушы авыл мәктәбендә укытучы, бодай саламы төсле калын ике толымлы, зур, зәңгәр тирән су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән Рәсимә кебек үк ялгыз олаеп бара иде.

      Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде.

      Бежит река, в тумане тая,

      Бежит она, меня маня.

      Ах, кавалеров мне вполне хватает,

      Но нет любви хорошей у меня.

      Кәшфи моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, ашаганда Асия аны сораштырып утырган иде.

      – Кай төшеңә суктылар, улым? – дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап, алдына сөт куйганда.

      Фәргать эчен тотып елый иде.

      – Ят җиреңә типмәгәннәрдер бит? – Асия җиңги, куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде.

      – Ю-ю-к, – диде ул, яшьләрен сөртеп. – Анда типсәләр үләсең ис!

      – Ник, син аны каян беләсең? – Малай елаудан туктады.

      – Беләм. Кара диңгезгә китәр алдыннан әти белән әни сугысканнарые.

      – Ничек