Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
гөлт итеп торган зур тәрәзәләрен ерактан ук күреп алдылар. Ут хәтта ишегалды фонаренда да балкып тора иде. Хәер, яктырып та килә икән инде, Гәр Хутор урамында машина эченә чык баскан салкынча тузан исе бәреп керде, авыл читендәге башы корыган каен ботагында, чыр-быр килеп, карга-чәүкә уянышып ята иде.

      Өйгә, чыннан да, гөбәдия исе чыккан икән. Йә инде бу ирләрне. Яктыра башлаган, көн туган бер мизгелдә ашарга-эчәргә утырдылар.

      – Був-ву! Бавву! – диде Кәшфи, борчылып. Гыйлфан да, Ахияр да аңа карадылар.

      Асия кайнар шулпа китереп йөри иде, Кәшфигә ярдәм итте:

      – Ие, ие, ник, ди, Байгильдеевны да чакырмадык, аның, ди, безнең өйдә булганы бар, ди.

      – Ә, юк инде, – диде Ахияр, – аның иртүк шәһәргә китәсе бар. Аннары райком секретаре булган җирдә туарылып сөйләшеп булмый.

      – Туарылмакчымыни әле син? – Гыйлфан, күзлек киеп, стенадагы грамоталарны укып, өйрәнеп йөри иде. – Туарылып нишләмәкче буласың?

      – Ә менә колхозның ветераны, республиканың алдынгы механизаторы Габделбарыевны кыздырмакчы булам.

      – Гомере буе тырышып эшләгән өченме?

      – Юк. Сигез бала үстереп, авыл хуҗалыгына бер кеше дә бирмәгәне өчен ут итәргә кирәк аны. Ачулану гына аз…

      – Ывву! Ывву!

      Асия тәрҗемә итә иде.

      – Ие, ие. Үзеңнеке ничек соң, Ахияр дус, ди Кәшфи. Үзең кемне бирдең соң, гомер буе колхоз өчен чабулап, үз урыныңа кемне калдырасың, ди ул безнең Кәшфи…

      – Мин берне калдырырмын күк, Асия. Менә Рамил авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, шул колхозга кайтам, ди.

      – Ву! Ву!

      – Кәшфи әйтә, өрлек кадәр гәүдәң белән, ди, йөз ун килолы гәүдәңне өстерәп йөреп, колхозга нибары бер кеше бирәсеңме, ди. Алайса, ди, мине гаеп итмә, минем авырлыгым нибары илле ике кила, ди, комбинезоным-нием белән, ди. Әле, ди, мине түгел, сине ачуланырга кирәк, ди. Әйдә, шулпа суынганчы утырышыгыз. Кызым! Егетләрне өйгә чакыр.

      – Вы-вы, ув-ва, – дип әтәләнде Кәшфи, өстәлдәге ризыкка кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә. Барысы да аңлаган сыман иттеләр.

      Тәрҗемә эшен үз өстенә тагын Асия алды.

      – Кәшфи шул инде безнең: ашау вакыты җитсә, кара кайгыларга батам, дип әйтә ул сезгә. Тагын ашарга утырасы бар инде, дип, көненә өч тапкыр кайгырам, ди ул, тешләре беткәннән бирле.

      Капка төбендә туктап калган ике машина янында гөлдер-гөлдер ике егет серләшә иде.

      Рәсимә егетләрне кыю гына тотып өйгә алып керде. Укытучы дисәң, укытучы шул, егетләр белән дә класс җитәкчесе булып сөйләшә:

      – Менә син монда утыр, әтиең янына. Ә син менә бу якка. Әтиеңнең бу ягына. Әтиләрегезне саклап утырыгыз. Алар бүген берсен берсе кыйнамакчы булалар.

      Кәшфи киң елмайды:

      – Вы-вы-а! Уввы-выва! – диде.

      Әтисенең телен Рәсимә дә белә икән.

      – Колхозның иң авыр вакытында ник ташлап киттең, ник аның язмышын безгә генә калдырдың, ди ул, Гыйлфан абый, сезгә.

      Гыйлфан авыр сулады, елмаеп, Рәсимәнең җилкәсенә кулын салды:

      – Их, сеңлем! Минем авылдан ник, нинди шартларда чыгып киткәнне белсәң иде син… Һәм минем үз гомеремнең ничә елын җир