Ватан сугышы алды елларында, авылга кабат ачлык килгәч, без малайларның кулында теге калай банкаларны күргәч, өлкәннәр авыр сулап куялар иде:
– Һай, шул әмрикә ашханәсендәге тәмле ризыклар…
Безнең авылда 1921–1922 елгы ачлыкта бер генә кеше дә ачтан үлмәгән. Бернинди шпионаж булмагандыр, АКШның кешеләргә карата гуманистик бер акты – игелеге булгандыр ул АРА эшчәнлеге.
Американың ярдәмен бу сугыш елларында да күрдек. 1944–1945 елларда безгә, Арча педучилищесы студентларына, АКШтан тартмалы йомырка порошогы килеп җитте. Парафин белән тышланган ул тартманың кәгазендә мәһабәт АКШ флагы һәм күктә очып йөрүче куәтле каракошмы, бөркетме, кондормы сурәте бар иде. Без, наданнар, безгә каракош, бөркет йомыркасының порошогын ашаталар икән дип ышанып яши идек, әмма ул порошоктан пешерелгән тәбә, коймакның хуш исе, тәме әле дә борын төбендә, тамакта, телдә… Тартмага инглиз телендә «Powdered eggs» дип язылган, без аны «Эггес» дип кенә йөртә идек. Ачларга ярдәм иткән кешеләргә мәңгелек рәхмәт!
1945 елның апрелендә бирелгән шул паёкны мин исән-сау өйгә алып кайтып әнигә биргән һәм, коймагын ашагач, тартмасын «тарих өчен» дип караңгы бүлмәгә, чоланга чыгарып куйган идем. Матур тартманы еллар кызганмаган, аның төсе беткән, яңгыр үтеп (эченә) аны изгән, тузан кунган, үрмәкүч, чебен халкы аны изгән – ул елларның истәлеге булып 1945 елда үзем ясаган соңгы пар чабата гына калган, аны шәһәргә алып килеп диварга эләргә өйдәгеләр әлегә рөхсәт итмиләр. Америка ризыгы хәзер күңелдә генә яши…
IV
Ачлык – коточкыч хәл. Мин моны күрдем һәм, әгәр ул кабат килә калса, мин моңа гаҗәпләнмәм. Ләкин мин моны күргәндә малай гына идем, хәзер куркам; үзең ач булу бер хәл, ә гаилә әгъзалары синең күзеңә карап, «әти бүген нәрсә алып кайтты икән?» дип көтеп торсалар, бу инде – фаҗига. Бу фаҗигане минем әти белән әни утыз өченче-утыз җиденче елларда кичерделәр. Миңа еш кына китап укучылар хат язалар, очрашулар вакытында сорау бирәләр: сез шулкадәр күкләргә күтәреп, мактап язасыз үз авылыгыз кешеләрен, алар барысы да шулай ук юньлемени?
Юк, алай фәрештә түгел барысы да, ләкин үзәк өзелеп ачыккан вакытта миңа бер телем ипи биргән картлар, карчыклар бар иде авылда. Аларны мин «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьларында җылы сүз белән искә алырга тырыштым. Әлбәттә, барысын да телгә алып бетерә алмадым. Ачтан хәлсезләнеп, шешенеп үләргә әзерләнгәндә, күрше Зәйнәб түтинең мул итеп бер телем ипи өстенә каймак ягып биргәнен әле язмадым; ачтан хәлсезләнеп, язгы җилгә дерелдәп үлем хәлендә йөргәндә (1938 елның май ае), яшьтәшем Гарифулла, әнисе әйтүе буенча, мине өйләренә чакырып, мич алдына утыртып, өч тәлинкә түбәләмә кайнар коймак ашатканын әле язмадым. Әнисе Миңсылу апаның минем хәлне күреп, «аша, олан, аша» дип коймак майлаганын, үзенең «бу бала кисәк ашап үлмәгәе» дип куркынгалап алганын гомеремдә дә онытасым юк. Ачка җилфердәп