Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
иткән», унынчы елларда Тукай белән бер шәһәрдә яшәгән катлаулы шәхеснең биографиясен ачып бирү иде.

      Прототиплар, гадәттә, авторга кеше сөйләгән, булган хәлләрне тасвирлаган әсәрләрдә еш очрый. Тукайга, мәсәлән, «Печән базары…»ның сюжетын Г. Камал биргән дигән версия яши. Г. Камал аңа конкрет ике хәл турында сөйләгән булуы мөмкин:

      1. Чит шәһәрдән килгән сәүдәгәрнең хатынын Гайнан ишан урлый; өенә полиция килгәч, ул, «минем автономиям бар» дип, аны кертми;

      2. Циркка Карәхмәт дигән дагстанлы бер көрәшче килгән; мөселман булганлыктан, табыш җыю өчен цирк хуҗалары элеккеге көрәшчеләрен аннан ектыралар. Казанның Печән базары әһеле менә шундый «сенсация» белән гөж килеп яши.

      XX гасыр башы татар әдәбияты бик тә үзенчәлекле, кабатланмас сюжетларга бай: «Банкрот», «Беренче театр» (Г. Камал); «Яшь йөрәкләр», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Йөз ел элек», «Карак мулла» (Г. Ибраһимов); «Галиябану» (М. Фәйзи); «Акчарлаклар», «Козгыннар оясында» (Ш. Камал)… Бу әсәрләрнең сюжетлары, җирлекләре шулкадәр төрле булганга, аларда бер-берсенә охшаган геройлар бөтенләй юк. Әлбәттә, боларда бирелгән персонажларның тормышта прототиплары булгандыр, заманында өйрәнелмәгән булу аркасында болар ачыкланмый калганнар. Рус һәм Европа әдәбиятында исә прототиплар бик күп ачылган. Моның сәбәпләре дә бар: Европа, рус әдәбиятын тудырган язучылар (Дидро, Доде, Гюго, Гёте, Толстой, Пушкин, Тургенев һ. б.) – мөлкәтле кешеләр. Үзләренең имениеләрендә яки кышкы кабинетларында эшләгәндә, алар барысы да көндәлек дәфтәрләре алып барганнар. Татар язучылары исә, тормыш төбеннән төртеп чыгып, мәдрәсәләрдә озак укып, барысы да тамак туйдыру өчен хезмәттә булганнар. Мондый кеше көндәлек алып бара алмый. Профессиональ язучы гына булдыра ала торган эш ул. Әнә шуңа күрә безнең әдәбият тарихында ике генә язучының тәртипле көндәлек алып барганлыгы мәгълүм: алар Ф. Әмирхан һәм М. Фәйзи. Боларның да көндәлекләре авырулары көчәеп, өйгә бәйләп куйган сәбәпле генә алып барылган. Көндәлекләр булмау безнең әдәбият тарихын бик нык җегәрсезләгән. Мәсәлән, 1912 елда Уфада Тукай белән М. Гафури очраша. Көне буе бергә йөриләр. Әмма нәрсә турында сөйләшкәнлекләре бер җирдә дә теркәлмәгән. Дөрес, Тукай үзе «күзгә-күз карашып» кына сөйләштек дип искә ала. Ләкин монда Тукай очрашу моментын гына әйтә. Шулай итеп, безнең әдәби әсәрләребезнең җирлеген ачу шактый кыен. Рус һәм Европа әдәбиятларында исә «Граф Монте Кристо» (А. Дюма), «Рамо энекәш» (Дидро), «Тарасконлы Тартарен» (Доде) һ. б. бик күп әсәрләрнең прототиплары ачылган. «Ревизор» (Гоголь), «Дубровский» (Пушкин) кебек әсәрләрнең, Тургенев, Достоевский, Толстой персонажларының бик күбесенең прототиплары мәгълүм. Боларның кайберләре әдәбиятның эчке закончалыкларын ачуга зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, 1832 елда мәскәүле П. В. Нащокин үзенең дусты Пушкинга бер сюжет сөйли: белорус алпавыты Островскийның җирен-суын, имениесен күрше алпавыты, ялган кәгазьләр ясатып, суд аша талап ала. Өеннән куылган Островский үзенең крестьяннары белән суд чиновникларыннан үч ала башлый. Бераздан ул бөтен мөлкәтлеләрне талаучы юлбасарга әйләнә. Пушкин