Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә (Габделхәмид Хөсәеновка) баргач булган маҗаралары «Хәят»ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят»ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

      1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән «Хәят» – Габделхәмид Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтмәде, Габделхәмид Хөсәенов «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм «Хәят»ның икенче кыйсмен (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан ун мең сумга сатып алды, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрнең дөреслегендә шөбһә юк иде. Халык «Хәят»ның икенче кыйсмен күпме көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

      Үлмәс ханым, Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургтан качып киттеләр. Берзаманны, шул вакыйгадан көлеп, Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итеп, газета болай язган иде: «Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын; Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ100 нинди төсләр алганын» (Идел, 1913, 23 апрель). (Бу шигырьнең С. Рәмиевнеке булуы бик мөмкин. Ләкин ул әлегә аның җыентыкларына кертелми. – М. М.).

      Соңында Үлмәс ханым, кире Оренбургка кайтып, Габделхәмид белән тора башлады. «Тутыйнамә»дә сөйләнгән әкиятләрдәге кебек, әле дә булса исән-сау яшәмәкдәләр.

      Үткән ел безнең күршебездә бер доктор үлгән иде. Менә шул… күмү мәрасименә Габделхәмид Хөсәенов белән Үлмәс ханым да килгәннәр иде: Габделхәмидкә хәзер 75 яшьләр чамасы булса кирәк. (Хат 1961 елның 27 январенда язылган. Димәк, Габделхәмид 1885 елгылар тирәсе: Ф. Әмирхан белән бер чорда туган. – М. М.) Чәче, сакалы ап-ак, ләкин бите кып-кызыл, ут янып, чиертсәң кан чыгарга тора. Битләрендә һичбер җыерчык юк. Шундый матур, шундый сөйкемле карт булган, ә Үлмәс ханым шулкадәр картайган, битләре җыерылган, бигрәк тә ямьсезләнгән инде. Яшь чагында үзенең матурлыгы белән һәммәне шаккатыра торган мисалсыз бер гүзәлнең картайгач шулай ямьсезлеген күреп хәйран калдым… Кая инде Ф. Әмирхан тарафыннан… тасвир ителгән гүзәллек… Ул матурлыкларның әсәре дә калмаган. Үлмәс ханымның яшь чагындагы гүзәллеге мәрхүм Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигырендә тасвир ителгән гүзәллектән бер дә калышмый иде…

      Мин, Ф. Әмирхан «Хәят»ның икенче бүлеге Габделхәмид Хөсәеновка сатылганга, шул сәбәпле «Хәят»ның икенче бүлеге матбугатка чыкмаячагын яхшы белсәм дә, бу юлдагы тикшеренүләрне һаман дәвам иттерә идем. Дус-ишләргә сөйли һәм сораша идем… Күп сорашсаң, һәрвакыт бернәрсә килеп чыга шул. Сораша торгач, «Хәят» турында тагын да аныграк мәгълүмат алдым. Безнең күршедә Мөнәвәрә дигән бер карчык тора. Ул карчык Орск сәүдәгәре Мостафа Ураев дигән кешенең хатыны булган. Менә шул Мостафа Ураев дигән сәүдәгәр, Фатих Әмирхан белән договор кыйлып, «Хәят»ның икенче бүлеген (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән унбиш мең сумга сатып алган икән. (Акчаны Габделхәмид Хөсәеновтан алып


<p>100</p>

Бәгъдәт тәзәүвеҗ – иргә чыкканнан соң.