Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
Мәрьям туташ шунда ук теш докторына йөгергән һәм теге тешен кистергән (шигырь «Әл-ислах»та 1908 елның 37 санында «Шүрәле» имзасы белән басылган). Бу гүзәл кызга бераздан Тукайның «садәдил дусты» (Тукай сүзләре) шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй гашыйк булып, шашып йөргән. Мәрьям туташ мөгаллимә булып авылга киткәч, С. Сүнчәләй дә аның артыннан шул ук авылга киткән (архив документлары С. Сүнчәләйнең бик тә көтмәгәндә хәзерге Кукмара районы Зур Сәрдек авылына китеп барганын раслыйлар. Полиция-жандармерия күзәтүе астына эләккән шагыйрьнең бу адымы тикшерү органнары өчен сер булып кала, ләкин, эзләнә торгач, «С. Сүнчәләйнең Зур Сәрдеккә качканлыгы» мәгълүм була). С. Сүнчәләйнең эзәрлекләнүе – тарихи факт, ләкин әлегә кадәр аның ни өчен менә нәкъ шул авылны сайлап алуы билгеле түгел иде. Әлеге хатта мондый мәгълүматлар да бар: Мәрьям туташ авылдан Казанга кайткач, С. Сүнчәләй дә аның артыннан кайтып төшә. Мәрьям туташка бу «эзәрлекләү» ошамый, һәм ул якын танышы Тукайга зарлана:

      «–Габдулла әфәнде! Сез Сәгыйтькә әйтегезче, ул минем артымнан йөрмәсен иде. Әтидән оят, иртә белән шайтан шүрлектән төшмәс борын гөл күтәреп безнең капка төбендә тора… Сәгыйть берүк бу гадәтен ташласын иде…

      Тукай әйтә:

      – Юк, алай ярамый, Мәрьям туташ! Сез аны тыймагыз, әйдә, йөрсен, яратса. Ул, сездән илһамланып, әллә никадәр шигырьләр яза бит…» (С. Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатыннан).

      Икенче көнне үк Тукай «Мәхәббәт» исемле шигырен яза:

      Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы;

      Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

      Шигырь шул көннәрдә үк «Әл-ислах»та басылып та чыга (1908, № 47).

      Димәк, әлеге прототип Тукайның ике шигыре тууга этәргеч булган.

      Тормышта булган шәхесне әдәби әсәргә үз исеме белән кертеп, әлеге шәхеснең биографиясен иҗат фантазиясе ярдәмендә уйнату алымы да әдәбиятта еш очрый. Мондый очракта әлеге шәхеснең әдәбиятка нинди сыйфатлары белән керүен һәм нинди әдәби-эстетик максатларда файдалануын гына ачасы кала. Тукайның «Печән базары…» поэмасындагы Дию образы – шуңа бер мисал. «Печән базары…» – Тукайның Уральскидан Казанга күчеп килгәч язган зур күләмле иң беренче әсәре. Бу поэманың нигезендә шул көннәрдә Казан мещаннары, кадимчеләре, Көфер почмагы каһарманнарының игътибарын җәлеп иткән көнкүреш «вакыйгалары» алынган. Болар, нигездә, икәү:

      1. Никитиннар циркына мөселман көрәшчесе Карахмәт килеп, андагы элеккеге көрәшчеләрне – русларны җиңә башлаган һәм шуның белән кадимче, мещан, иске сәүдәгәрләрнең милли хисләрен кузгатып, кайнатып җибәргән; шәһәр шул вакыйга йогынтысында яши башлаган.

      2. Самарадан килгән бер сәүдәгәрнең яшь хатынын үзләрен «божий фирка, божий полк» дип йөрткән мәзһәб җитәкчесе Гайнан ишан урлап алып кала, Зиннәтулла сәүдәгәр бу турыда «Бәянелхак» газетасында информация бастыра, ярдәм сорый. Полиция белән хатынны алырга килгәч, Гайнан ишан: «Сезнең минем өемә керергә хакыгыз юк, минем үз мәхкәмәм102 бар», – дип, дәүләт


<p>102</p>

Мәхкәмә – автономия.