Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән,

      Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!

(«Монафикъка», 1912)

      Шулай итеп, унынчы елларда патша охранкасының политикасына протест йөзеннән әдәбиятта икейөзлелекне, доносчылыкны тәнкыйть итү тенденциясе барлыкка килә. Тукай шигъриятендә «саф күңел», «керсез күңел», «кара», «монафикъ», «доносчы» һәм башка сүзләрнең еш кулланылуы – шагыйрьнең заманга, тарихи барышка гадәттән тыш сизгер икәнлегенә, шул барышны вакытында чагылдыручы булганлыгына бер мисал. Доносчылыкны тәнкыйть итүнең (донос – татарча «әләк» сүзе белән йөртелгән) татар прогрессив әдәбиятында традициясе бар иде. Моны, ихтимал, ХIХ йөз шагыйре Яков Емельянов башлап җибәргәндер. Мәгълүм булганча, донос аркасында ул төрмәдә утырып чыга. Емельяновта әләк (донос) әле конкрет бер күренешкә кагылмый, ул, – гомумән, явызлыкның чагылышы. Патша строе шартларында, Емельяновча, намуслы кешене, кая гына барса да, ничек кенә сакланса да, әләк-донос эзәрлекли. Шагыйрь, әләктән зарланып кына калмый, бәлки аңа каршы күтәрелергә дә чакыра.

      Шушы яман,

      Тинтәк башлы,

      Иң акылсыз

      Чак каргадан

      Бик тизеннән

      Котылмасак,

      Итәр харап!127

      1911 елның февралендә башланган тентүләр фонында демократик әдәбиятта Емельянов күтәргән тема кабат яңгырый. Демократ язучылар патша хөкүмәтенең репрессияләрен революцион күтәрелештән өркеп калган самодержавиенең контрчаралары икәнен әле аңлап бетермиләр. Тентүләр бөтен татар районнарын чолгап алган көннәрендә С. Сүнчәләйнең «Гайбәт» дигән бер шигыре матбугатка чыга.

      Изгеләрчә тор, гыйбадәт кыл, җыла.

      Яки көл, аз уйна, шаула, йөр, дула –

      Барыбер гайбәт гөнаһыңны табар,

      Җәлладың ул, сүз белән башың чабар.

      Ул ишек ачмас, ишек астан керер.

      Таш эченнән, диңгез астыннан йөрер.

      Бармы гаебең, юкмы – ул шаулап ятыр,

      Мәңгегә исемеңне таплар, пычратыр.

      Фил итәр чебенеңне, үзеңне сатар,

      Пакь атыңны былчырак базга атар.

      Шул явыз гайбәт намусыңны ватар,

      Аурый бит гайбәт белән безнең татар128.

      Шунысы характерлы: рус шагыйре И. С. Никитиннан тәрҗемә ителгән бу шигырьгә С. Сүнчәләй бер үзгәреш керткән: әләкчелекне ул татар тормышына хас бер күренеш дип биргән. Моңа гаҗәпләнерлек урын юк; шагыйрь үзен чолгап алган мохитне күргән, шуны тасвирлаган, башка дөньяны ул әле белми. Никитин шигыре шуңа күрә аңа бер этәргеч кенә булып хезмәт иткән.

      Доносчылыкны тәнкыйть итүдә М. Гафури башкачарак позициядә тора. Я. Емельянов доносчылыкны, гомумән, явызлык дип тамгаласа, С. Сүнчәләй моны конкрет татар тормышына кайтарып калдырды. Алар һәр икесе хөкем чыгардылар: доносчылык – кабахәт эш. Һәр ике шагыйрь әнә шундый бәядән узмадылар. М. Гафури исә, бишенче ел революциясенең әһәмиятен аңлауда тулы бер эволюция кичереп, революцион-демократиягә килгән шагыйрь буларак, доносчылыкка


<p>127</p>

Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1968. – 254 б.

<p>128</p>

Йолдыз. – 1911. – № 664.