Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
төшкәч, ул үзенең дә теш казналарын таш белән бәреп җимереп ташлаган. Бу дәрәҗәдә фанатиклыгы белән Вәис Карани үзенә бик күп мөрит туплаган, һәм бу мөритләр төркемен «Вәисов Алла полкы» («Божий полк») дип атап йөртә башлаганнар. Ф. Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» дигән хикәясендә «озын буйлы бер студент җырлана-җырлана керә»:

      Төннәрдә саим103 ди,

      Көннәрдә сахир104 ди,

      Көндезге сәхәрдә

      Вәисел Карани.

      Сәгать уникедә

      Вәис әл-Солтани,

      Таягы бар иде

      Тәвә җоныннан,

      Хиркасы105 бар иде

      Хөрмә далыннан.

      «Божий полк» үзенең тәгълиматын бик ерак тарихка илтеп кертә. Вәисичелек IX гасырда ук Болгар дәүләтенә үтеп керә. Риваятьләргә караганда, Болгар патшасы Айдар ханга өч гарәп килеп, арадан берсе, Зөбәйер ибне Җәгъди, ханның авыру кызы Туйбикәне терелтеп, ислам диненә нигез сала. Ислам дине, имеш, саф көенчә бары тик болгар ханнары династиясендә генә саклана, һәм Алла тарафыннан әйтелә: төрле-төрле срокларга, төрле вакытларда «Мөхәммәт рухында»гы вәгазьчеләр чыгып торыр һәм «әхлакны төзәтергә, көчәйтергә ярдәм итәрләр». Менә шундый хакимнәрнең берсе (исәп буенча утыз икенчесе) – Болгар ханнары нәселе Дәрдемәнд дәрвиш Баһаветдин Вәисов (Гайнанның әтисе) була. Баһаветдин, имеш, бик укымышлы, югары әхлак нормалары кешесе булган. Казанда, Бохарада белем тәхсил итә, сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә юлында йөргәндә, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьчесе, Саратов губернасы Хвалын өязе Кулаткы авылы кешесе Мөхәммәт Сәид Җаббар белән таныша һәм аның дингә мөнәсәбәте турында фикерләрен кабул итә, үз фикеренең мөселманнар мәзһәбе Нәкышбәнде мөритләре белән бер икәнен аңлый. 1862 елны, Казанга кайткач, ул халыкка, патша Александр II янына барып рөхсәт алдым дип игълан итеп, «Дәүләт дога йорты» («Государственный молитвенный дом») ача. Баһаветдин Казан мөселманнарына, «диннең чисталыгы өчен көрәшмисез» дип үпкә белдерә. Һәм, дәүләт органнары алдында баш иясез, дип гаеп ташлый. Казан муллалары аңа каршы чыккач, ул «Иске диндәге вәисиләрнең Алла полкы»н төзи һәм мәчеттән бөтенләйгә аерылып чыга. Коръән һәм шәригатьне конституция дәрәҗәсенә менгереп, аерым канцелярия ача, печать, паспорт, флаг, метрика, касса булдыра (вәисиләрнең паспорты Казан губерна жандарм управлениесе архивларында саклана. Анда татарча һәм русча «Бу паспортның иясе Россия империясендә төрле транспортта бушлай йөрергә хаклы…» диелгән. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр, тотылып, полиция участокларына эләгеп торганнар). Вәисиләр, шулай итеп, патша администрациясеннән бөтенләйгә аерылып эш итәргә омтылалар. Бервакыт, үз өйләрендә торып, алар полициягә кораллы каршылык та күрсәтәләр, атыш вакытында берничә кеше яралана, Баһаветдин ишанның беренче хатыны үлә һ. б. Бөтен мөритләр кулга алына, вәисиләргә дошман динчеләр аларның йортын туздыра. Мөритләрне Себергә сөрәләр, Баһаветдин исә үзе 1893 елда Казан


<p>103</p>

Төннәрдә саим – ураза тотучы.

<p>104</p>

Көннәрдә сахир – сәхәр ашаучы.

<p>105</p>

Хирка – чапан.