Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
тидергән эчтәлекле җырлар да була. Жандармерия архивларын актарганда, К. Мотыйгыйның концертларын тыю, үзен яшерен күзәтү астына алу турында язылган байтак документлар очрый. Ләкин аның тавышы «тәрбиясез» була, һәм кайсы шәһәрдә генә гастрольдә булмасын, аның «сәхнәдә акыруы» турында матбугатта әйтелеп бара. Тукай, димәк, Сибгатуллинга әнә шул «акырып йөрү» сыйфатын биреп, прототипны ача. К. Мотыйгыйның эш-гамәлләрендә эзлексезлек шул дәрәҗәгә җитә ки, 1914 елда мөфти үлгәч, ул, җырчылыгын ташлап, мөфтилеккә үзенең кандидатурасын күрсәтә. Бераздан Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә тотынуы турында матбугат шаулата (Коръәннең татарчага тәфсирен 1907 елда Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла әл-Хәмиди, ике томда Кәримовлар матбагасында бастырып чыгарган була инде). Ш. Камал исә әлеге хикәясендә К. Мотыйгый табигатендәге әнә шул берсен ташлап, икенчесен башлау гадәтен бирә алган. Әлбәттә, бу сыйфатлар К. Мотыйгыйның үзенә дә гел кыенлык китереп торган. Шулай да моның белән һич тә К. Мотыйгыйның татар культурасы үсешенә, журналистикасына керткән файдалы хезмәтен сызып ташларга ярамый.

      Кайвакытта әдәби әсәр текстында персонаж исемсез дә була (бигрәк тә шигырьдә). Еш кына ул шигырь беренче затта языла. Ләкин шигырь эчендә ниндидер конкрет шәхес төсмерләнә. Мондый очракта прототипны эзләү һәм ачу шигырьнең мәгънәсен тагы да көчәйтә. Мисал өчен, Тукайның «Мәҗрух указ» дигән шигырен алыйк. Шигырьдәге «мин» болай сөйли: берни дә уйлап тормастан, үрдәккәме, казгамы тимәсме дип, бер ук аткан идем, угым кулымдагы «указ»га килеп төште дә, аны ертты (указ – муллалык итү хокукы бирелгән таныклык. Аны Диния нәзарәте урнашкан шәһәрләрдә мөфти янындагы казыйлар коллегиясе алдында имтихан тотканнан соң гына биргәннәр. – М. М.); указым җәрәхәтләнгәч, тиз үк Өфегә барып тәүбә иттем, хәзер андый эшләр белән шөгыльләнмим… Бу образның кем икәнен шунда ук таныйлар: Бозаулык шәһәре мулласы Галиәсгар Гафуров була ул. Әдәбиятта катнашучы, «Чыгтай» псевдонимы белән хикәяләр, романнар язучы. Прототипның чыннан да Г. Гафуров булуын 1929 елда чыккан Тукай шигырьләренең икенче томында рәсми рәвештә Ф. С.-Казанлы ача. Моны һәрвакыт Тукайның шуннан соң чыккан басмаларында да күрсәтеп киләләр. Шулай да Г. Гафуров икәнен каян беләләр соң? Шигырьдәге бер сүздән. Тукай анда: «Исабәтләп бер ук аттым Хиҗазга», – ди.

      «Исабәт» («төз бәрү», «туры тидерү» мәгънәсендә) – Г. Гафуровның китабы. Ул әлеге китабында, дин тарихына анализ ясап, ислам дине кануннарының кайберләрен шик астына алган фикерләр уздыра. Китапның тиражы тиз таралып бетә. Әмма дингә кагылышлы әдәбият буларак, Уфага, Диния нәзарәтенә барып керә. Дин кануннары исә – үтә консерватив кануннар. Анда тәртип-кагыйдәне генә түгел, алфавитны да үзгәртмәү өчен кадимчеләр күпме көрәшә! Татар укымышлылары, Коръәндә булган 29 хәреф безнең телгә җитми, хәреф өстәргә кирәк дип, ничә еллар буе кадимчеләр белән сугышалар… Шулай, Уфага чакыртып, Г. Гафуровның «указ»ын алалар. Татар матбугатында «Минем «Исабәт» исемле китабымны сатып алган кешеләр бу китапны үземә кире