Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
«Чапан-чалмадан көлгән, ләкин Коръән хорафатын үз өстенә алган Тукайның 1908–1909 елларда динне яклап әйткән шигырьләреннән берәр юл китерәбез» («Тәәссер», «Васыятем» һ. б.)97 – китапта булган сүз сөреше әнә шулай Тукайга килә дә чыга, килә дә бәйләнә. Әйтерсең лә динне Тукай иҗатыннан башка анализлап булмый.

      «Прототиплар» кайвакыт әдәби әсәрдән соң да озак яшиләр һәм әдәбият белән бәхәсләшәләр.

      Истәлекләрнең берсе Тукайның «Улмы? – Ул…» шигыренең дә төп героен ача. Шигырьдә, мәдәниятле булып күренергә теләп, тышкы ягын бик нык кайгырткан, әмма эчке культурадан мәхрүм калган шул заманның бер «тәти» егете сурәтләнә. Шигырь бик конкрет, бик төгәл адреслыга охшаган. Кем турында сүз бара? Тукайның замандашы В. Бәхтияров истәлекләрендә моңа җавап бар: «Бәянелхак» газетасының секретаре, шагыйрь булырга хыялланып йөргән, ул вакытта бик тә яңа булган «танцы»га өйрәнеп, яшьләр арасында ат казанган Казан егете Рәкыйпов турында сүз бара икән (Совет әдәбияты, 1945, № 3–4). Нибары алты юллык шигырьдә Тукай үз чоры арасындагы тулы бер картинаны бер типик образга туплап, чагылдырып бирә алган. Моңа, әлбәттә, «калку» шәхес – прототип ярдәм иткән.

      В. Бәхтияровның истәлекләрендә Тукайның тагын кайбер әдәби образлары да ачыла. Мәсәлән, аның иң популяр әсәре «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырендә Казанның Гыйльметдин хаҗи Ибраһимов йортында асрау булган кызның фаҗигасе тасвирлануы турында әйтелә. Гыйльметдин хаҗи, аны мәсхәрә иткәч, йортыннан куып чыгара, бу хәл исә Тукайга килеп ишетелә. «Ончы хаҗи хәленә» Тукай кабат-кабат туктала. Башта ул әлеге хәлне «Авыл җырлары» циклында яктырта («Өченче көлтә»); «Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗере җуела», – ди. Шул ук «Көлтә»дә моңа тагын бер тапкыр туктала: «Ончы хаҗи хәлен сөйлим, әйдә, барыйк аулакка…» Болар 1909 елның март аенда «Яшен» журналында басылганнар. Ләкин шагыйрь мондый чәнечкеле җырлар белән генә канәгатьләнми. Аңа әдәби образ кирәк. Гомумиләштерелгән тип кирәк. Һәм Тукай шул ук журналның июнь санында прототиптан образ тудыра. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре шул заманның бәхет эзләп шәһәр байларында «асрау» хезмәте үткән бәхетсез татар кызларының җыелма, гомумиләштерелгән тибын биргән. Моңа әлеге «бәхетсез прототип» этәргеч булып хезмәт иткән.

      Прототипларны ачу юлында язучы-авторның замандашлары, сөйләүләре, хатлары, көндәлек дәфтәрләре дә нигез була ала.

      Монысында аеруча сак булу таләп ителә, чөнки гади укучы популяр әдәби әсәрдәге мәгълүм геройны (гадәттә, баш геройны) шул мохиттәге бер кеше белән төгәл китерергә ярата. Бу, әлбәттә, бер очракта – нигезле, икенче очракта бөтенләй нигезсез булырга мөмкин. Әйтик, Ф. Әмирханның «Хәят» повестендагы Хәят образының прототибы булуы турында бу повесть басылып чыкканнан бирле укучылар арасында күп сүзләр барган. «Хәят» образының ничек тууы, повестьның ничек язылу тарихы турында татар филологиясенә иң күп мәгълүмат биргән кешеләр – X. Хисмәтуллин һәм А. Шамов. Матбугатта («Кояш»та) бирелгән мәгълүматларга


<p>97</p>

Чыгтай. Диннәр, хорафатлар. Төзәтелгән 2 нче басма. – М., 1930. – 57 б.