Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
башбаштаклыгыннан саклауга күп көч куя. Бубилар процессында, гомумән, батырлык күрсәтә, Буби укытучыларының язмышын җиңеләйтергә тырыша. Аның патша суды системасын тәнкыйть иткән мәкаләләре, аерым чыгышлары билгеле.

      А. Г. Бать Октябрь революциясенә кадәр үк Казанда юридик китаплар чыгарган, революцияне кабул иткән. Совет чорында ул, Мәскәүгә күчеп, анда юридик органнарда эшли, 1926–1927 елларда берничә китап бастыра, А. Г. Батьның 1900 елны Казанда чыккан китабыннан өзек: «Где было думать о горсти малолетних преступников, когда стоны закрепощённого многомиллионного народа призывали к неотложной освободительной реформе, когда архаические судебные порядки, не согласующиеся с новыми запросами и требованиями жизни, призывали к реформе?»74

      Романда бер генә бүлектә «уйнап алган» үзенчәлекле образ бар – гимназиядән куылган Әхтәм Тангатаров. Революция көннәрендә ул үзенең морзалар нәселеннән булуына кыенсынып газап чигә, гади кара халык вәкилләренә симпатиясе ташып чиктән аша, әдәби кичәләр оештыруда активлык күрсәтә. Бу образ исеме, фамилиясе буенча татар журналисты Әхнәф Тангатарга туры килә. Ә. Тангатар 1918 елда Томск шәһәрендә литографиядә «Чулпан» исемле татар газетасы чыгара75. Әмма әлегә аның биографиясен ачыклап булмады.

      Югарыда әдәби әсәрдәге геройларның прототипларын ачу юнәлешендә тарихи хезмәтләр, мемуарларның ачкыч булу мөмкинлеге турында сүз алып барылды. Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле тарихи-гыйльми әсәрләре аркылы аның әдәби персонажларының нигезе ачылу ысуллары күрсәтелде. Бу метод үзен бик күп очракта аклый. Димәк, теге яки бу әсәрдәге әдәби образларның беренче «импульсын» – прототибын ачу өчен, тасвирланган чорның тарихи фонын яхшы белергә кирәк.

      Тарихи хезмәтләр, публицистик информация һәм истәлекләрне кисештереп карау Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйл образының прототибын ачарга да ярдәм итте.

      Гомумән, Г. Ибраһимовның яшьлек чоры, аның мәсләктәшләре, хатлары, архив документлары белән тирәннәнрәк танышу, безнең уебызча, аның әсәрләрендәге бик күп образларның прототипларын ачарга ярдәм итә ала.

      «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйл, мәгълүм булганча, – катлаулы шәхес. Әйтергә кирәк, трагик шәхес. Әсәрнең буеннан-буена автор Солтанның аңа булган ихтирамын, соклануын белдереп бара. Хикәядә әллә ничә тапкыр Фазыйлның күркәм холкы, матур, акыллы күзләре, юаш карашы телгә алына. Сыйнфый көрәш сынауларында Фазыйлның зур хаталар җибәрүенә Солтан ачына. Аңа карата Солтанда нәфрәт хисе уяна. Әмма элеккеге йомшак карашлы Фазыйлны ул оныта алмый. «Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай… Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк. Әмма йөрәгемне һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры»76.

      Фазыйлның биографиясе белән танышыйк: ул – Заһит хәзрәт улы. Акыллы, буй-сынлы, чибәр, күркәм холыклы. Солтаннар, Шаһбазлар, Гыйлаҗиләр белән алар бергә уйнап үсәләр. Империалистик сугыш башлана. Ярлы балалары ут эчендә. Гыйрфан бай малае Гали сугыш


<p>74</p>

Бать А. Г. К вопросу о мерах борьбы с преступностью несовершеннолетних. – Казань, 1900. – С. 1.

<p>75</p>

Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. – Казан : Татгиз, 1926. – 204 б.

<p>76</p>

Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 104 б.