Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фагима Хисамова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03368-8
Скачать книгу
яңгырау ğ авазы кыскарган яисә w сонор тартыгы белән чиратлашкан: tаğ – таw, buğ – бyw (пар), sağ – caw һ.  б.

      Йомык тартыклар һәм аларның тарихы

      *р(n), *b(б) тартыклары. Хәзерге татар телендә борынгы төрки нигез телдән үк килә торган *р(п), *b(б), *t(т), *к(k), *q(қ) тартыклары кулланыла, шул ук вакытта алар, сүздәге урыннарына бәйле рәвештә, төрле тарихи үзгәрешләр кичергәннәр.

      *р(п) тартыгы. Сүз башы позициясендә хәзерге татар телендә бу аваз, башка йомык тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк кулланыла, шул ук вакытта аның яңгырау пары *b(б) авазын әлеге позициядә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин: баш, биш, бәр, бир һ.  б. Бу исә тикшеренүче галимнәрнең *b(б) авазының төрки телләрдә шулай ук бик борынгы аваз булуы, һәрхәлдә, п~б тәңгәллегенең борынгы нигез телдән үк килүе турындагы фикерләренә туры килә[51].

      Сүз башында татар әдәби телендә түбәндәге сүзләрдә борынгы *р(п) саклана: пычкы, пычак, печән, пешерү, пешкәк, пыр-пыр, пыш-пыш һ. б.

      Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Пермь татарлары сөйләше, Камышлы, Сафакүл, Әстерхан сөйләшләре һ. б.) п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: бешерү – пешерү, эч бошу – эч пошу, бочмак – почмак, быр тузу – пыр тузу, бысак – пычак, бәке – пәке, билмән – пилмән, былау – пылау, бүгрәп – погреб һ.  б.

      Сүз уртасында тамыр сүзләрдә, ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы *р(п) авазы шулай ук, нигездә, тотрыклы саклана: апа, ипи, тәпи, кәпәч, тәпәч (кечерәк таяк), тыпыр-тыпыр, күпер, чәпәү, сыпыру һ.  б. Аерым сүзләрдә исә п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: түбә<*tере, кабак (күз кабагы)<qapaq (крышка), себерү – сыпыру, апа – әбә һ.  б.

      Борынгы *р(п) сүз уртасында морфемалар чигендә тартык авазлар янәшәсендә дә саклана: төпләү, таптау, чапкын, сипкел, төпчек һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк очракта п~б тәңгәллеге барлыкка килгән: аптырау – абдырау, шырпы – шырбы, кирпеч – кирбеч, шәлперәю – шәлберәю һ.  б.

      Сүзләр төрләнгәндә, ике сузык уртасында исә п~б тәңгәллеге системалы чагылыш таба: тап – таба, сип – сибә, туп  – тубы һ.  б.

      Татар әдәби телендә аерым сүзләрдә р(п) авазы спирантлаша (йомшый) һәм п~ф тәңгәллеге урын ала: туфрак<*topraq, керфек<*kirpik һ.  б. Әмма урта һәм көнбатыш диалектларның барлык сөйләшләрендә диярлек мондый очракларда борынгы р(п) авазы үзе саклана: җапрак, йапрак, тупрак, керпек, калпак, йепәк, җепәк һ.  б.

      *b(б) тартыгы. Алда күрсәтелгәнчә, сүз башы позициясендә бу аваз татар телендә бик актив кулланыла: бал, бала, бакыр, бака, бар, балдыз, балчык һ.  б. Сүз башында б авазының кулланылышы шул ук вакытта һәр очракта диярлек бу сүзләрнең борынгы төрки телдәге вариантлары белән тәңгәл килә. (ДТС): байрак<*badruq, бийек < bedük, бавыр < bağïr, биш <*beš, без < biz, бакый < baqï, балта < baltu һ.  б. Аерым очракларда исә б~м тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: мең < biŋ, мин < ben, муйын < bojun. Бу тәңгәллек (б~м) диалект һәм сөйләшләрдә тагын да активрак чагылыш таба: балан – малан, бөре  – мөре, бәке – мәке, байтак – майтак, бәндә – мәндә, белән  – мелән (менән), борын – морон, башак – машак, бөтнек –


<p>51</p>

Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 176–177.