Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фагима Хисамова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03368-8
Скачать книгу
– туғару; дегәнәк – тигәнәк, дәгәрмәс – тәгәрмәч һ.  б. Сүз башында т авазының яңгыраулашуы, нигездә, урта диалектның Уралда таралган Нократ-Кистем, Эчкен, Красноуфим сөйләшләре өчен хас[54].

      Урта диалектның керәшен татарлары сөйләшләрендә сүз башында т~к тәңгәллеге теркәлгән: теләү – келәү, төнәген   – кенәген, теләнче – келәнче һ.  б. Аерым сүзләрдә шундый ук т~к тәңгәллеге сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә дә барлыкка килгән: җикмеш (җитмеш), кәлкә (кәлтә), әмма мондый үзенчәлек башка төрки телләрдә билгеләнмәгән.

      Төрки телләр күләмендә алганда, сүз башы өчен т~ч тәңгәллеге хас һәм ул башлыча чуаш телендә (а), сирәгрәк угыз төркеменә (ә) кергән төрек, азәрбайҗан телләрендә һәм уйгур телендә чагылыш таба.

      а) чуаш телендә: čеr (тез), čelxe (тел), čere (тере);

      ә) азәрбайҗан теле диалектларында: čiš – diš (теш), čušman (дошман); төрек теле диалектларында: čirnak (тырнак), čар (tар) «сила»; уйгур телендә: čiš/diš, čiši/diši (теше, сау- лык) һ.  б.[55]

      Сүз уртасында: а) интервокаль позициядә әдәби телдә, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдә т авазы саклана: ите, утыз, утын, ботак, утар һ.  б. Кушымчалар ялганганда да, ул үзгәрешсез кала: китү, бетү, көтә, ата һ.  б.;

      ә) сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә аерым очракларда т~д тәңгәллеге барлыкка килә, әмма ул аерым сөйләшләрдә генә урын алган:

      • урта диалект сөйләшләрендә: көйәндә (көйәнтә), қаралды (каралты), шалдырау (шалтырау) һ.  б.;

      •көнбатыш диалект сөйләшләрендә: селдәү (селтәү/ташлау), абдырау (аптырау), былдыр (былтыр) һ.  б.

      Сүз ахырында, кагыйдә буларак, т авазы үзе саклана: сөт, көт, сыт, канат, корт, ат һ.  б.

      *d(д) тартыгы. Тел алды, йомык яңгырау тартык *d(д) иң борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, аның сүзнең төрле урыннарда кулланылышы т~д тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала[56].

      Сүз башы позициясендә татар телендә бу аваз:

      а) алда искәртелгәнчә, т~д тәңгәллеге буларак чагылыш таба: даға (taqa), дүрт (tӧrt), дала (tala), диңгез (teŋiz), дуңгыз (toŋuz) һ.  б.;

      ә) хәзерге телдә рус теле аша кергән сүзләрдә һәм гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: дистә (десяток), диплом, дару, доклад, депо; дин, дәва, дәғwа, дәһри һ.  б.;

      б) һәртөрле аваз ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә килә: даң-доң, дөбер-дөбер, дөрс-дөрс, дарс-дарс, дерт итү, дерелдәw, даңғырдаw, доңғырдаw, ду килү, дуылдаw һ.  б.

      Сүз уртасында (интервокаль позиция) *d(д) тартыгы хәзерге телдә: адаш, адым, бәдән, бөдрә, җиде, идән, йодрык, йөдәү, қада, қадақ, қода, сыдыру, чыдау, ындыр һ.  б. сүзләрдә чагылыш таба.

      Бу сүзләрнең күбесе борынгы тел сүзлекләрендә дә *d(д) авазы белән теркәлгәннәр: адаш – aдaš, йодрык – jïdruq, йөдәу – jud (терпеть капризы) яисә т~д тәңгәллеген чагылдыралар: җиде – jeti, җидегән – jetigän һ.  б.

      Аерым сөйләшләрдә d(д) авазы интервокаль позициядә з белән чиратлаша: идән – изән, идел – изел, йодрық – җозроқ һ.  б.

      Сүз ахырында *d(д) тартыгы бөтенләй диярлек очрамый, алынма сүзләрдәге д авазы да, кагыйдә буларак, әйтелештә сангыраулаша: суд – сут, доклад


<p>54</p>

Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләш-ләре.   – Казан: Мәгариф, 2003. – 135, 247, 366 б.

<p>55</p>

СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 210.

<p>56</p>

СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 211–212.