Хәзерге татар телендә кыска әйтелешле ярымтар ы авазы сүзнең төрле урыннарында кулланыла.
Абсолют сүз башында (инициал) борынгы ы авазы белән бер үк позициядә килә: ыс, ыслау (копоть, коптить), ым (кивок, ишарә), ыру, ыргак, ырмау (паз, выемка) һ. б. Аерым очракларда *у(ы) авазына башланган борынгы төрки тамыр сүзләр хәзерге телдә й протеза белән әйтелә: ygla>йыла, ylyğ >йылы (җылы), yraq>йырак, yš>йыш, yr>йыр (җыр) һ. б.
Бер иҗекле тамыр сүзләрдә сүз уртасында (медиал) кулланыла: чык, чын, сын, тын, тыш, сыз һ. б.
Ике иҗекле сүзләрдә икенче ябык иҗектә килә: авыз, бакыр, авыр, камыр, камыш, ылыс һ. б.
Кайбер сүзләрдә исә икенче иҗектә килгән ы авазы борынгы телдәге и(у) авазының иренсезләшү нәтиҗәсе булып тора: кавыш<qavuš, хатын<qatun, казык<qazuq, сынык<synuq һ. б.
Сүз ахырында килгән редукцияле ы авазының килеп чыгышы шулай ук үзенчәлекле. Бу аваз, гадәттә, фигыль нигезенә караган сүзләрдә кулланыла: укы, арчы, алҗы, ныгы һ. б.
Бу очракта: а) сүз ахырындагы и(у) иренсезләшә: toğru~туры, ujqu~йокы; ә) ğ(ғ) тартыгы кыскара: qojuğ~куйы (куе), uluğ~олы; ačiğ~ачы.
Кыска әйтелешле ярымтар ы авазыннан тыш, хәзерге телдә ый дифтонгы да кулланыла: тый, сый, җый – тамыр сүзләрдә; укый, сыйлый, барлый, каплый – аффиксларда. Бу авазның асылы (статусы) турында, билгеле булганча, ике төрле караш яшәп килә. К. Насыйридан башлап күп кенә галимнәр аны аерым фонема, и авазының калын пары дигән карашта торалар. Соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә исә ул кушык сузык (дифтонг) дип бәяләнә.
ый дифтонгы яки авазының тарихына күз салсак, ул борынгыда сузык-тартык кушылмасыннан тора, һәм хәзерге телдә, кыпчак төркеме телләренә хас булганча, икенче тартык й авазы белән чиратлаша: сый<siğ, җый<yiğ (ğ~й) һ. б. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә, мәсәлән, соңгы тартык й вариантында да теркәлгән: кый<qij (резать). Бу исә кыпчак телләренә хас д~г~й чиратлашу күренешенең шактый борынгы булуы турында сөйли.
Аффикслардагы ый авазы исә – ай дифтонгында а авазының тараюы нәтиҗәсе: барла+й – барлай~барлый; сайла+й – сайлай~сайлый һ. б. Кушымчаның киң – ай варианты хәзер дә урта диалект сөйләшләрендә саклана: бармаем (бар-ма-й-ым) – бармыйм, сыйлаем (сыйла-й-ым) – сыйлыйм һ. б.
Иренләшкән у, ү, о, ө авазлары һәм аларның тарихы. Төп дифференциаль билгеләре буенча, хәзерге телдәге у, ү борынгы сузыкларга тәңгәл килә: у – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык; ү – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз.
Идел буендагы сузыклар күчешенә бәйле рәвештә, хәзерге телдәге у, ү авазлары борынгы нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö сузыкларының тараюы нәтиҗәсе булып тора: *ōj>уй, *ōк>ук, *ōn>ун,*ōt>ут, *ōğul>угыл; *ör>үр, *öt>үт, *öč>үч һ. б.
*о>у,