Аерым сүзләрдә с~ч тәңгәллеге урын ала: чәч – sаč (волос), чәч – sаč (сыпать), чәчрә – sačra, чәнеч – sanč, чәчел – sačïl. Бу очракта борынгы *s(с) авазының өрелмәле ч авазына үзгәреше әлеге сүзләрнең нечкә гармониягә күчеше (а~ә тәңгәллеге) белән бәйле булырга мөмкин.
Татар теленең аерым сөйләшләрендә һәм гади сөйләм телендә һәртөрле алынма сүзләрдә сүз башында с~ч, с~ш ассимилятив тәңгәллекләре күзәтелә: ситсы – читсы, син- дек – чиннек, сишәмбе – чишәмбе, саташу – чаташу, семья – чимия, суғыша – шуғыша, сыйырчық – шыйыршық һ. б. Башкортстанда таралган татар сөйләшләрендә с~һ тәңгәллеге урын ала: салқын – һалқын, сүз – һүз һ. б. Кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, кыргыз телләре) сүз башындагы с~з тәңгәллеге татар сөйләшләрендә берничә мисал белән генә чикләнә: сәрдә – зәрәтә, сумлаw (агач эшкәртү) – зумнаw, сөңге – зөңгө. (Пермь сөйләше)[58]
Сүз уртасында (интервокаль позиция) борынгы *s(с) саклана: асыл, басым, бүсер, кысу, исән, кисәк, кисәк-косак һ. б.
Сүз уртасында икеләтелгән тартык – геминатлар куллану әдәби телдә эссе, йассы кебек сүзләрдә генә очрый.
Ике сузык уртасында с авазының көчсезләнүе, ягъни Көньяк Себердәге төрки телләрдә (алтай, тува, шор телләре) шактый киң таралган с~з тарихи тәңгәллеге татар теле өчен бөтенләй диярлек хас түгел, бары тик ул Себер татарлары диалектларының Калмак сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: қайсы – қайзы, йасау – йазау, сасу – сазу һ. б.[59]
Урта диалектның Сергач сөйләшендә урын алган сигезән (сиксән), тугызан (туксан) рәвешле әйтелешне, с~з тәңгәллеге булудан бигрәк, борынгылыкның саклануы дип карарга мөмкин: sekiz+оп, toquz+оn һ. б.
Сүз уртасында тартык авазлар янәшәсендә с саклана: астар, басқыч (сөйләм телендә: бачкыч – охшашлану), иске, қасмақ, қысқа, мысқыл һ. б.
Сүз ахырында (а) һәм һәртөрле кушымчаларда (ә) шулай ук татар телендә борынгы *s(с) актив кулланыла:
а) ас, бас, бәс, ис, кис, кыс, кырыс һ. б.;
ә) – асы/-әсе: барасы юл, киләсе кунак; – сыз/-сез: җилсез көн, яңгырсыз ел; – са/-сә: барса, килсә, күрсә; – сын/-сен: укысын, сөйләсен һ. б.
Сүз уртасында һәм ахырында с авазының йомшавы, ягъни с~з тәңгәллеге, урта диалектның Каргалы сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: пенсия – пинзе, җиләс – җиләз, автобус – афтабуз һ. б.
*š(ш) тартыгы. Килеп чыгышы буенча *š(ш) тартыгы борынгы төрки телнең соңгырак чорына карый. Кайбер төрки телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә (нугай, каракалпак, казах, балкар, башкорт һ. б.), сүзнең төрле урыннарында ш~с тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: кеше – kisi, теше – tisi, алаша – alaša, буш – boš, аш – aš һ. б. Татар телендә ш тартыгы сүзнең төрле урыннарында, нигездә, үзгәрешсез кулланыла:
сүз башында *š(ш) авазы, башка өрелмәле тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый: шадра, шакшы, шайан, шайару, шәүлә һ. б. Татар телендә ш авазына башланган сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә теркәлгән: шашу – šaš (сбиваться с пути), шат – šat (смелость, дерзость),