тирән тел арты, ягъни увуляр тартыклар қ, ғ, ң – борынгыдан килгән авазлар. Шул ук вакытта ғ(ğ) авазының килеп чыгышы бераз соңгарак, ягъни борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына нисбәтләнә. ң(ŋ) авазының борынгылыгы беркадәр сорау астында карала. А. М. Щербак сүз уртасында (морфемалар чигендә) һәм сүз ахырында килгән ң авазын күбрәк нг~нк авазларының кушылмасы дип саный[45] (мәсәлән, сиңа, миңа, таң, моң, соң кебек сүзләрдә).
Өрелмәле тирән тел арты х тартыгы хәзерге әдәби телдә, нигездә, алынма сүзләрдә кулланыла, аерым очракларда қ~х тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора: qatun~хатын, хәбер~ қәбер һ. б.
Өрелмәле фарингаль тартык һ хәзерге телдә күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: әһәмият, илһам, һәйкәл, һава, бәһа һ. б. Әмма бу аваз борынгы нигез тел өчен дә хас булган һәм күбрәк сүз башы позициясендә кулланылган[46]. Хәзерге кайбер төрки телләрдә һ авазы протетик тартык сыйфатында актив кулланыла. Мәсәлән: һotuz – утыз, һöv – өр (дуть), һөrk – өрек (бояться), hačuq – ачык (открытый), hajva – айва, hajğyr – айгыр һ. б.
Бу күренеш сирәгрәк татар телендә дә чагылыш таба: әйбәт – һәйбәт, айт-һайт (ымлык) һ. б.
Ларингаль (тавышсыз) тартык ﻋ (һәмзә) әдәби телдә шулай ук башлыча гарәп алынмаларында гына очрый: тәﻋмин, тәﻋсир, мәсﻋәлә һ. б. Урта диалектның Касыйм сөйләшендә әлеге аваз әдәби телдәге к, қ, г, ғ, х авазларын алыштырып килә (әмма аның нигез телгә дә хас булуы турында фәнни мәгълүмат юк): ﻋил – кил, ﻋес – көч, ﻋозол – кызыл, сәнде- ﻋәс – сандугач, ﻋороﻋ – кырык, ﻋурла – хурла һ. б.[47]
Ясалу ысулына мөнәсәбәтле рәвештә борынгы нигез телдә шулай ук йомык авазлар, өрелмәле авазлар оппозициясе һәм аффрикатлар булган. Борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына мөнәсәбәтле рәвештә, мәсәлән, р(п), b(б), t(т), к, қ(q) йомык тартыклары, ѕ(с), š(ш), ğ(ғ) өрелмәле тартыклар һәм č(ч), zğ(ж) аффрикатлары реконструкцияләнә[48].
Сонор тартыклардан исә l(л), r(р), n(н), m(м), ŋ(ң), j(й) борынгы авазлар санала.
Тартыкларның сөйләм аппаратындагы актив орган – тавыш ярыларының катнашу-катнашмавына карап бүленеше, ягъни яңгырау һәм саңгырау тартыклар мәсьәләсе төрки тел белемендә күп галимнәрнең игьтибарын җәлеп иткән шактый катлаулы мәсьәләләрдән санала. Бу очракта бигрәк тә сүз башы позициясендә яңгырау һәм саңгырау тартыкларның кулланылышы аерым игътибар үзәгендә тора[49].
Тартык авазлар тарихын өйрәнү алымнары, төп терминнар һәм төшенчәләр
Тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр аларның сүз эчендәге урыннарына (позицияләренә) карап билгеләнә. Төрки телләр өчен, мәсәлән, түбәндәге позицияләр аеруча әһәмиятле:
1) абсолют сүз башында тартыклар үзгәреше – анлаут;
2) сүз уртасы – инлаут. Сүз уртасында тартыклар үзгәрешенең ике төре билгеләнә: а) тартык авазның ике сузык уртасында килүе – интервокаль позиция; ә) сүзгә кушымчалар ялгану – морфемалар чиге; б) сүз ахыры – ауслаут.
Борынгы