Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фагима Хисамова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03368-8
Скачать книгу
нигез телгә барып тоташа һәм аның үзенчәлекле дәвамы булып тора. Хәзерге татар телендәге сузык авазлар төп дифференциаль билгеләре буенча да нигез телгә якын торалар, ягъни алар шулай ук рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү белән характерланалар. Татар телендә сузык авазларның дүртенче билгесе – озынлык, кыскалык – соңрак, авазларның тарихи яктан системалы үзгәрешенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шул ук вакытта татар телендәге сузыклар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре һәм яңгырашы (ягъни сыйфаты) буенча төрки нигез телдәге сузыклардан гына түгел, хәзерге күпчелек төрки телләрдән дә шактый аерылып торалар. Бу күренеш фәндә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше дип атала.

      Төрки телләрдә авазларның тарихи үзгәрешләре чагыштырмалы грамматика буенча соңгы елларда чыккан тикшеренүләрдән, җентекле итеп, А. М. Щербак хезмәтләрендә яктыртыла[24].

      Сузыклар тарихын тикшергәндә, кагыйдә буларак, бер иҗекле тамыр сүзләр яки күп иҗекле сүзләрнең беренче иҗеге китерелә. Моның сәбәбе: төрки телләр кебек агглютинатив телләрдә сүзнең икенче, өченче иҗегендәге авазларның үзгәреше сингармонизм законына яисә башка төрле ассимилятив үзгәрешләргә бәйле булуы исәпкә алына.

      Идел буендагы төрки телләрдә (татар, башкорт, чуаш) сузык авазларның системалы үзгәреше – сузыклар күчеше    – хәзерге фәндә төрки нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö    сузыкларының тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Аерым алганда, татар телендә бу үзгәрешләр түбәндәгечә чагыла:

      Алдагы этапта нигез телдәге тар әйтелешле u (у), ü (ү)    авазлары тараялар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияле) урта күтәрелештәге ŏ, ө авазлары кебек яңгыраш алалар:

      Борынгы төрки телдәге *ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:

      Нигез телдәге *i авазы беркадәр киңәя һәм бик кыска әйтелешле ĕ авазына күчә:

      Татар телендәге сузыкларның нигез телгә карата бу рәвешле үзгәрешен түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:

      Китерелгән схемадан күренгәнчә, күчеш процессында ике сузык – а һәм ы авазлары гына үзләренең сыйфатын өлешчә саклап калганнар, һәм, шул ук вакытта *ä > и һәм *i > ě авазларының үзара күчешен исәпкә алсак, хәзерге телдәге ә   авазының килеп чыгышы аерым сорау тудыра.

      Төрки телләрнең тарихи фонетикасына караган хезмәтләрдә Идел буендагы төрки телләрдә сузык авазларның бу рәвешле тарихи үзгәреше, аның сәбәпләре турында күптөрле фикерләр бар. Башкорт галиме Җ. Г.  Киекбаев, мәсәлән, әлеге телләрдә беренчел озынлыкның югалуын һәм басымның беренче иҗектән соңгы иҗеккә күчүен төп сәбәп итеп китерә[25]. Телнең үз эчендә барган спонтан үзгәрешләрдән тыш, Җ.  Киекбаев һәм кайбер башка галимнәр субстрат теориясен, ягъни башка телләр тәэсирен дә искә алалар.

      Бу җәһәттән А.  М.  Щербак, мәсәлән, сузыклар күчешендә фин-угор телләренең тәэсирен инкяр итмәгән хәлдә, телнең эчке закончалыклары да әһәмиятле


<p>24</p>

Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 143–158.

<p>25</p>

Киекбаев Д. Г. О передвижении гласных в башкирском языке   // Учёные записки Баш. гос. пед. инс-та. – 1956. – вып. VIII.