Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
итәген ялап, яши бирсен, минем сүзем сиңа, илче Тургай, Сөембикә кызым һәм ханзадә Җангали турындадыр. Сүз җебен ычкындырмасак иде, илче. Минем сине кисәтеп куясым килә, илче, сөйләштек кебек. Мин кызымны Җангали ханга ярәштерермен анысы, тик бер шартым бар: Казан белән Мәскәү базарларына минем сәүдәгәрләремә капкаларачык булсын.

      – Булыр, булыр, олуг бәк, илче сүзе бер булыр.

      Йосыф бәк торып басты, аның артыннан ук каударланыбрак күтәрелгән илче Тургайга кулын сузды, ләкин илче янә олуг бәк аягына төште.

      – Олуг бәк, минем сиңа тагын бер йомышым бар, кичерә күр.

      – Йә, – диде Йосыф бәк, башын чөя төшеп.

      – Үткән килүемдә вәзир Тәби миннән мөгаллим сораган иде. Мин аны алып килдем, олуг бәк. Икетуганнан туган энем. Укымышлы, урыс теленнән сөекле кызыңа сабак өйрәтер иде.

      – Ни бит, илче Тургай, кызым… Ни хаҗәте ул мөгаллимнең?.. Кызымны…

      – Юк-юк, зинһар, каршы килмәгез, мөгаллим итеп алмасагыз, кол итеп алыгыз. Казанга китә икән кызыгыз, Казанга китәр, анда урыс сабагына өйрәтер, урыска якын ханбикәсе булмакчы…

      – Әйе, дошманыңның телен генә түгел, мәдәниятен вә динендә белү зарур, дигәннәр борынгылар. Син хаклы, илче…

      Илче Питәй Тургай ике-өч адым артка тәпен-тәпен чигендедә борылып тәхет ягыннан чыгып китте. Ул теләгенә иреште.

2

      Ходайның хикмәте хак булды бит, ике көн дә үтмәде, Казаннан җиде олау белән яучылар килеп төште. Йосыф бәк яучыларны Бәк капкасыннан кертергә боерды. Вәзир Тәби кадерле кунакларны бәк кәрвансараена урнаштырды да түрәсе янына чапты:

      – Килделәр, шөһрәтлем, килделәр!

      – Кем йөзендә? – дип кырт кына сорады Йосыф бәк.

      – Ибраһим морза йөзендә, шөһрәтлем. Ил атасы йөзендә дияргә була. Ибраһим морза морза гына түгел, морзаларның морзасыдыр.

      – Казанда бүген морзаларның морзасы Булат бәк Шириндер, вәзир. Буташтырма. Әмма Ибраһим морза да, ишетеп беләм, төшеп калганнардан түгел. Хуш килгәннәрме?

      – Бихуш, бәгиям, бихуш.

      – Бүген ял итсеннәр, кунак ит, иртәгә кабул итәрмен, – диде Йосыф бәк һәм, сүзе бетүен аңлатып, тәхетеннән торды. Бу аның инде, вәзирем, бар, кит, ары таба үземнең генә каласым килә, диюе иде.

      Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк ишекъяры торучы тупсабашка да китәргә кушты. Тәхет ягында бары тик үзе генә калгач, келәмгә тезләнеп дога кылды.

      Яучылар килү хәбәрен ишеткәч, ни куанырга, ни көенергә белми торган иде, ялгызы гына калгач, күңеле яктырып киткәндәй булды. Ул аларның килүен тели башлаган иде инде, хәтта гасага сабышкан иде. Аллага шөкер, ташламады Тәңресе. Ул гынамы, җитмәсә, яучылар башында Нугайдан аяк эзе суынмаган Ибраһим морза. Ибраһим морза Казан ханы гаскәренә, ел аралаш дияргә була, сугыш атлары алырга килә, мул түли, кардәшлекнең кадерен белә торган кеше. Калын гөрги тавышлы, пәһлеван гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы Ибраһим морзаның, Йосыф бәк белән бәхәсләшеп, бер утыруда бер сарык түшкәсе ашап бетергәне бар. Хак, соңра авырды, бер атна диярлек