Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
салган кымызны тәмләп куйды. Шуннан соң гына:

      – Инде йомышың җиткер, морза, кем, Йосыфҗан, – диде.

      Йосыф бәк аксакалга бөркет белән сандугач хикәятен аңлатып бирергә кушты, гәрчә аксакалның ни әйтәсен белсә дә, юрауны тәгаен аның авызыннан ишетәсе килә иде.

      – Карлыгач белән сандугач яз килер, көз китәр, бөркет исә яз-көз үз даласында хакимлек итәр. Кошлар патшасы бөркетне сандугач белән чагыштыру чарасыз хәлдер, морзам, кем, Йосыфҗан.

      Йосыф бәк аксакалга башка сорау бирмәде, бу хәтлесен ул үзе дә белә иде, бары тик:

      – Сине, аксакал, ясавылым илтеп куяр, – дип кенә әйтте.

      «Димәк, – дип уйлады ул, аксакалы чыгып киткәч, – Исмәгыйль энесе үзен бөркеткә тиңли башлаган… Әллә соң Василий III нең ике башлы каракош канаты астына кереп посуына кинәнүеме аксак шайтанның?.. Димәк, Иделгә кадәр даланы кулында тоткан абасы аның өчен сандугач?..»

      Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәтле ахмак юраманы аксак Исмәгыйль энесе бирсә бирә алырдыр. Ә бит барысы да киресенчә, ул – сандугач, урыс кенәзе алдында сандугач кебек сайрый – читлектә утыра, бөркетне читлектә тотмыйлар, имеш. Ә син, Исмәгыйль энем, үзеңне бөркет дип юрасаң да, урыс читлегендә утырасың. Урыс көен көйли-көйли, муеныңа тәре такканны сизми дә калырсың әле.

      Йосыф бәк кәтибен чакырып алды һәм шул хакта Исмәгыйль энесенә хат язарга кушты. Хат әзер булгач, ул аны үзе үк укып чыкты һәм, бөтереп, җеп белән бәйләп, мөһерен сукты.

      – Вәзиргә бир, Исмәгыйль бәккә озатсын!

      «Син үзең кенәз Василий тамгасы ике башлы каракош тырнагында, Исмәгыйль энем, – дип уйлады ул, һаман тынычлана алмый. – Ул каракош сине кызык итәр әле, энем, кызык итәр. Бүген төрле бүләкләр биреп алдап тотса, соңыннан, козгын кебек, башың чукый башлар. Менә шунда күрербез: кем бөркет, кем читлектәге сандугач. Сунарчы далага аксак куян алырманга бармый, чын сунарчы бүре куа, һич югы, төлке аулый. Сине ул каракош озак тотмас, Исмәгыйль туганый. Мин күрмәсәм, оныкларым күрер, син кол хәленә калырсың».

      Йосыф бәкне Мәскәү хәлләре тәмам чарасыз итә башлады, ахыр ул Мәскәү илчесе Питәй Тургайны кабул итәргә булды. Әйткән сүз – аткан ук, Питәй Тургайны өйләдән соң китереп тә җиткерделәр. Йосыф бәк илчене олылап каршы алды. Питәй Тургай буш кул белән килмәгән, хезмәтчеләре Йосыф бәк каршына затлы туннар, көмеш табаклар китереп куйдылар.

      – Булыр, булыр, – диде Йосыф бәк. – Уз, Тургай, утыр. Сәламең юлладың, бүләкләрең алдым, инде йомышың җиткер, – диде Йосыф бәк.

      – Олуг бәк, бөек кенәземнең атасы Василий III вафаттыр. Тәхеттә олан кенәз утыра, ягъни бөек кенәгинә Елена. Хөрмәткә ия бөек кенәгинә мәрхүм җәмәгате, Василий III нең васыятен үтәп, Казан тәхетенә Кирмән-кала ханы Җангалине утыртты. Ханзадә Җангали ханның төшенә синең гүзәл кызың Сөембикә кергән, шуннан соң хан тәмам тынычлыгын югалткан, йокыдан калган, ашы – аш, йокысы йокы түгел икән, көн-төн синең кызың турында уйлый. Шөкер итәргә генә кала, Җангали хан исән-имин тәхеттә утыра, илдә