Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
анакай!

      – Хуш, кияү. Ак юл сиңа!

* * *

      Дүрт ат, дүрт җан һәм ул – Сүбәдәй баһадир. Атларны ул еш алыштырды. Бу юлдан ул дүрт-биш тапкыр килде. Рәхмәт Чыгытай ханга – шалты юлын үз кулына алды. Һәр шалтыда кунарга, атларны алыштырырга була. Ләкин Сүбәдәй кола биясенә атланмады һәм үзеннән дә калдырмады. Кола бия аның өчен баһадир билгесе дә иде.

      Далага чыкканчы алдан чапкынны җибәрде. Чапкынһәр шалтыга хәбәр итеп тора: Сүбәдәй баһадир килә. Шалты хезмәтчеләре ким дигәндә аны йөзбаш белән көтәләр, ә ул берүзе килеп төшә. Аны һәр шалтыда ашаттылар, эчерделәр, хәтта артыгы белән кадерләделәр. Аларның йөгерешеп йөрүләре Сүбәдәй баһадирга да күчте. Ул ашыкты, бер-ике шалтыга хәтта кермичә китте. Аның тизрәк Күнбай бәк ыстанына җитәсеһәм, корылтай карарын ирештереп, яугирләрен шатландырасы килде. Алар бит инде Болгар капкасы янына җиттеләр, ачып керәсе генә калды. Язган итсә, көздән дә калмый ул Карлыгачын коткарыр. Онытмагандыр әле Сүбәдәен. Онытып буламы, аларның уртак җаннары бар лабаса – Ташбай. Ташбае күптән йә йөзбаш, йә меңбаштыр инде. Күрәсе һәм бер багасы иде үзенә. Кемгә охшаган икән? Үрәктәй кебек ят һәм Сүбәдәйнең чалымы да булмаган углан түгелдер, суеп каплагандай Сүбәдәйдер. Шулай булмый мөмкинме, бит алар бер-берсен яратыштылар.

      Җәй Маймыл елында ашыгып килде. Күптәнме генә елгалар ташып, ташулар китеп, болын-тугайлар су белән тулган иде, хәзер исә теләсә кая тукта – ямь-яшел, хәтфәдәй үлән. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: Чыңгыз хан, Бохараны алгач, бар булган яшел төстәге келәмнәрне үзенә җыйды һәм тирмәләренә шушы яшел төстәге келәмнәрне җәйдерде һәм итекләрен салды да, яланаяк килеш хозурланып, шул келәмнәрдә йөрде. Келәмнәрне хан үзе белән Күрәләнгә алып кайтты, олау-олау кайтарылган келәмнәрнең икесе Сүбәдәйгә тигән иде. Сүбәдәй аларны нәкъ Чыңгыз хан кебек тирмәсенә җәйдерде. Баш көтүче Сөябел белән шул келәмдә аунаганнардыр инде…

      Юк, котыла алмастыр бу яман уйдан. Коткарса, аны Карлыгач коткарыр. Димәк, Болгар. Ул белде Биккол аша: Карлыгачы Артык баһадирда икән, ә ул баһадир башкаланы саклаячак. Юк, каланы алгач, Сүбәдәй аны урталай ярып кына калмас, вак кисәкләргә тураклар. Илһам хан да, Олуг Мөхәммәд кебек, калаларга бикләнергә исәбе икән. Бикләнсеннәр. Сүбәдәй баһадир аларны берәм-берәм алыр, берәм-берәм яндырыр, талар, халыкларын, әсир итеп, Каракорымга озатыр.

      Кыргыз даласын узгач, Сүбәдәй баһадир ялга туктады. Шалтыга түгел, болыны яшел үлән белән капланган инештән зуррак ниндидер елга буена. Атларын тышаулады да утларга җибәрде, ә үзе, кулларын баш астына куеп, чирәмгә ятты. Аның үзе генә шулкадәр озын юлга чыгуына Күнбай бәк ышанмас, әмма бу шулай иде. Сүбәдәй беркайчан берәүдән дә курыкмады. Аны һәрчак, сайлап алган кешеседәй, Тәңре саклады. Ошбу юлда хәзер беркайчан да кеше өзелми, сәүдәгәрләр агыла, ниндидер мосафирлар, бәхет эзләүчеләр. Бәгъзеләре Каракорымнан качалар, бәгъзеләре анда таба бәхет эзләргә баралар. Чөнки уннарча илнең байлыгы Каракорымга таба ага иде. Анда байлык, анда тормыш юнь,