Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
ихластан сөйләсә дә курка калды, арттырыбрак җибәрде, ахрысы. Бу хатын белән эш җайланганда, әлбәттә, ул кызларны Болгарга ташып кына торыр иде. Бер кыз бер олау бәһасе тора.

      – Тархан риза булырмы соң? Аннары мин дә…

      – Тархан бу хакта хәбәрдар, Җамалбикә ханым.

      – Хуш, – диде хатын.

      Һәм шунда гына күрде Сәлахетдин: тәрбияче абыстайның күзләре яшел икән, бакты да күзләргә, Сәлахетдин ямь-яшел болында кебек хис итте үзен, бит-борыннарын вак кына сипкел баскан, колак очларында дага сыман алтын алка, алкада зөбәрҗәт ташлар, ханым башын борганда, энҗеләр җемелдәп китә.

      – Кыяфәтегез үк күрсәтеп тора, абыстаем, сез олуг хан нәселеннән.

      – Җучи ханның никахсыз җиденче хатыны дисәм, ышаныр идегезме? Анам Харәзем тарханының өченче кызы була.

      – Бу тамаша сөйкемле, мөлаем йөзгә багуга, мин чиксез бәхетлемендер, ханым. Мин бахырыгызга – мәңге буйдак адәмгә – кичә үлем килгән булса, сезне күрми гүр иясе буласым икән, ахирәткәчә зар еларга гына калачак иде.

      Сәер хәл: Сәлахетдин үз күзләренә үзе ышанмады, тәрбияче ханым йөзенә гүя алсу яулык капладылар, колакларына хәтле кызарынды.

      – Сәлахетдин сәүдәгәр, минем хәләлем орыш кырында ятып калды. Сүбәдәй баһадирның йөзбашы иде. Мин сезгә бездәй хатыннардан көләргә рөхсәт итмәс идем.

      Сәлахетдин тирә-ягына күз ташлады, алар ниндидер тар тарлавыкта торалар иде, ике дә уйламый, абыстайның алдына тезләнде.

      – Кичерегез мине, кичерегез буйдак җүләрне, Җамалбикә ханым. Мин сезне ихлас күңелдән яраттым. Ышаныгыз.

      – Тор, Сәлахетдин. Тор, тор. Күзләремә карап әйт. Мин ялганны яратмыйм. Татлы сүзләрең ихласмы?.. Бәгырь-йөрәктәнме?.. Мин – тол хатын, мине рәнҗетүе бик җиңел.

      – Кабул ит мине, Җамалбикә, чит итмә. Минем сиңа никахлап өйләнәсем килә. Хак, мин дә изге затлардан түгел, Гөлзифам ике ел гүрдә ята инде, мин дуадак каздай ялгыз да ялгыз. Коръән тотып ант итә алам.

      Җамалбикә аның битенә кагылып алды, җиңелчә генә сакалыннан тартты һәм:

      – Кызларың сайлагач, мулланы дәшәрбез, – диде.

      Менә сиңа мә, Сәлахетдин тораташтай катып калды. Ул болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, аннары Биккол белән дә киңәшмәде, әмма кире кайтырга да соң иде инде.

      – Мәхәббәт – Алладан, ялгызлык – адәмнән, бәхет – шайтаннан, диләрме әле, Җамалбикә җаным. Чакыр мулланы, укытыйк никах.

      – Башта кызларың сайла. Әйдә. Тик бер шарт белән. Ләйләңнән башка алты, Ләйләң белән җиде. Әйт әле, Сәлахетдин, Ләйлә үз кызыңмы?

      – Юк, үземнеке түгел, Җамалбикә. Анасы Күнбай бәктә, атасын кылычтан уздырдылар.

      – Кылыч корбан сайламый шул, аның каравы урыны оҗмахтадыр.

      Уңга борылдылар да шактый зур бүлмәгә килеп керделәр. Кызлар төрле кул эше белән утыралар иде, барысы да Сәлахетдингә күтәрелеп карадылар. Кызларның карашында бары тик бер сорау күрде Сәлахетдин: «Кем артыннан килгән?» Кием-салымыннан һәм кыяфәтеннән үк күренеп тора, монгол нойоны түгел, димәк, сәүдәгәр – сатып алмакчы. Беләләр кызлар: андый хәлләр дә булгалап тора, тәрбиячеләре сазаган кызларны сәүдәгәрләргә