Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
соң һуштан язган кызны нәфесен туйдырса да ташлап китмәде, төнозын аяк очында утырып чыкты. Бик күп орышларда катнашкан, кан коюны бернигә санамаган, киресенчә, кылыч очы дошман йөзенә тигән саен, каны кыза, үҗәтләнә һәм явызлана барган Святослав анадан тума шәрә калган һәм һуштан язып яткан кызга төнозын карап чыкты. Кыз үлмәгән иде, йөрәге тибә. Ара-тирә аның кул тамыры тибешен тотып карады, мәгәр кыз һушына килмәде дә килмәде.

      Бары тик сызылып таң ата башлагач кына һәм тәрәзәдән кояш нуры битенә төшкәч кенә, кызның ап-ак йөзе алсулана башлады, әйтерсең кояш нуры аңа кодрәт вә куәт өстәде һәм яшәү көче бирде – ыңгырашып куйды. Шундук кайда ни кыяфәттә ятуын абайлап, өстенә юрганны тартыбрак япты һәм, күзләрен зур ачып, аяк очында утырган Святославка бакты. Кенәз яшь түгел иде инде, маңгаен җыерчыклар ермачлаган, ирен читен кылыч кистереп узган – зур гына яра күренә, яңагы яңакка баткан, чигә чәчләре көмешләнә башлаган. Күрер күзгә матур күренмәсә дә, Святослав адәм янында адәм иде. Юк, кыз аңа елмаймады, бары тик битараф бер рәвештә күзләрен түшәмгә текәде. Күрәсең, кичә төнлә булган хәлне күз алдына китерергә тели иде.

      Әнә шулай Гәүһәргә барысы белән килешергә туры килде. Кенәз Святослав үзенә бер дружина тота, гәрчә биләгән каласы булмаса да, кенәз исемен йөртә иде. Владимир халкының бәгьзесе аңардан курыкты, бер ише аралашмаска тырышты, чөнки кенәз холкы-фигыле белән умырткасыз җан иде: ул әле бер туганын яклады, әле икенчесен, әле өченчесен. Хәтта бервакыт тәхет даулады, ике туганын кылычтан уздырды. Мәгәр тәхет аңа Владимирда да, Суздальдә дә, Ростовта да, Муромда да, Мәскәүдә дә, Рязаньда да тәтемәде, ә Городец каласына үзе барырга теләмәде, чөнки ошбу калага болгарлар якын иде. Ә болгарлар, – гомумән, аңа үчле халык – каласы җир белән тигезләнәчәк иде. Болгарларга соңгы кылган явызлыгы болгарларга гына түгел, владимирлыларга да ошамады. Чөнки мукшы, болгар, эрҗә кызларының хәситәләрен, чәч толымнарындагы тәңкәләрне, толымнарыннан да алмыйча, базарда сатып йөри; бу хәлне Владимир боярлары ошатмыйлар, хәтта кенәз Юрийга шикаять белән килүчеләр була. Әмма ни сәбәпледер олуг кенәзнең моңа артык исе китми.

      Святослав, үзендә ике илченең карашын тоеп, өстенә каракош ташланган төлкене хәтерләтте, әле ул китәргә итте, әле тукталып калды, күзләрен яшерде. Ахыр килеп, олуг кенәзгә китәргә теләвен әйтте бугай, әмма кенәз Юрий аңа беркая да китмә дигән ишарә ясады. Шуннан Святослав олуг кенәзгә: «Болгарларга ярдәм итәргә кирәкмәс, монголлар аларны тар-мар итсеннәр, аннары, монголлар киткәч, без барып ия булырбыз», – диде. «Ә монголлар китмәсәләр, безгә юнәлсәләр?»– диде бугай олуг кенәз. Святослав баскан урынында таптанып, борсаланып алды: «Киевтан киттеләр бит әле», – диде бугай ул ахыр, чөнки кенәз Юрий башын як-якка чайкап уйланып торды. Шунда Святослав аңа: «Килешмә, Юрий, килешмә. Алсыннар монголлар Болгарны. Сарык та исән булачак, бүре дә тук калыр», – диде бугай. Һәрхәлдә, хан оныгы Хансөяргә шулай тоелды. «Кем сарык та кем бүре?» – дип сорады шикелле олуг кенәз, әмма Святослав җавап бирмәде,