Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
толымын кисмәде, хан оныгы, – дия-дия титаклады Хансөяр артыннан Асылгәрәй. – Мин сиңа, хан оныгы, хәлнең асылын сөйләдем, калганы – синең эш. Тик, хан оныгы, Габдулла углан әйткәнне онытма. Без монда бөтенләй башка йомыш белән. Без илчеләр. Чит илгә килеп, илче башыбыз белән кан койсак, безне Илһам хан гына түгел, халык та кичермәс, хан оныгы.

      – Син аны миңа күрсәт кенә. Мин аның, һичьюгы, йөзенә багып калыйм. Кенәз Святославның йөзен күрдем, минаны мәңге-мәңге онытмам, Иблис төсенә керсә дә. Курыкма, Асылгәрәй агай, мин аңа яманлык кылмам. Ләкин биргән антымнан ваз кичмәм. Без аның белән орыш кырында булса да очрашырбыз, Ходай безне үзе очраштырыр. Ә бүген минем ул явызны күрәсем килә – Егорканы. Синең кешеләрең Владимирда булган кебек, минем дә монда кешеләрем бар, Асылгәрәй агай.

      – Анысы нәрсә, күрсәтермен мин сиңа аны, мин ул кара йөрәкнең йөзен гомер онытасым юк.

      – Баскынчылар китергән кайгы-хәсрәт онытырлык кына булмый, Асылгәрәй агай. Урысның бу явызлыгы, мең еллар үткәч булса да, һичьюгы, оныкларында чагылыш табар әле. Явызлык кылгансың икән, ул каннан канга, буыннан-буынга күчә.

      – Раббыбыз, гафил вә наданны вакытында кичерә бел, дигән түгелме соң, хан оныгы? Кичер син аны. Аллаһы каһәре төшсен. Ә Аллаһы каһәре адәм каһәре генә түгел, мең тапкыр яманрак.

      – Гафилне, надан-томананы кичерергә була, әмма баскынчыны – юк. Гафу ит, кичерә алмыйм. Булмас ул, Асылгәрәй агай. Яхшылык онытылыр, яманлык онытылмас, дигәннәр. Синең киявең Святослав та кыз ризалыгын алып өйләнмәгәндер. Аңа да, хөсет җанга, Аллаһы каргышы төшәр.

      – Төшәр анысы, төшәр. Барып битенә төкерәсе иде дә бит, мөселманлык чабудан тота.

      Ниһаять, капкага килеп төртелделәр. Асылгәрәй кыяр-кыймас кына капканы шакыды.

      – Һай, кем бар анда? Капка ачык!

      Ачтылар, ишегалдына керделәр. Болдырда басып торган Митрәй тәгаен каушый калды. Аннары исенә килде бугай, йөгереп төште, Асылгәрәйгә куш кулын сузды.

      – Сөбханалла, Гәрәй, күземә күренә дип торам. Бу кем?

      – Хан оныгы Хансөяр.

      – Саумы, туган. Әйдәгез, узыгыз. Гәрәй үзе кунак итә белә ул. Әйдә, үтегез, узыгыз. Рәхим итегез. Старуха! – дип кычкырды сәүдәгәр Митрәй. – Марфа, кабул ит, встречай, кунаклар к нам.

      Бусагада ике адәм сыярлык киң итәкле күлмәк кигән шактый мөлаем йөзле апай пәйда булды. Башындагы яулыгына вак кына күкебаш чәчкәләре төшкән. Чөенке борынлы, тулы йөзле.

      – Проходите, люди добрые! – диде ул һәм бил бөгеп алды да үзе алдан китте. – Наталья, доченька, прибери кружева, гости к нам из Булгарии.

      Хан оныгы Хансөяр түр якта нидер бәйләп утырган кызны күрде, аксыл толымнары калку күкрәгенә төшкән, зәңгәрсу җиңнәре бөреп китергән, бит очлары алсу-алсу, әйтерсең лә хәзер генә суыктан кергән, күзләре тып-тын күл сыман – зәңгәр-зәңгәр, хәтта куе зәңгәр. Кыз, күзләрен тутырып, хан оныгына карады һәм болай да алсу битләренә гүя ут капты. Тиун киеменнән, олуг кенәз кешесе, әллә яучы инде дигән уй узды бугай кыз күңеленнән. Һәм ул, чынлап та, шулай булгандыр, Наталья атлы кыз бүген киявен көтә иде.

      – Маманя, маманя,