– Сеңлең, Бәхтияр. Тик миңа бераз оят, Бәхтияр. Син мине күрдең дә әллә ниләр сөйлисең. Тәмам куркуга салдың үземне. Бүтән алай шаяртма, Бәхтияр… Мин дә синең хәтерең калдырырга тырышмам.
– Кичер, Бүләк, кичерә күр. Мин бит болай гына. Әллә нигә сине күрүгә, шатлыгым эчемә сыймый башлады, ярларыннан ташкан елга кебек, бәхетем йөрәгемә сыешмый…
– Ә син «Колһуалла» сүрәсен укы, шуннан тынычланырсың. Аллаһыдан сабырлык телә. Минем күз алдымда атам кылычтан уздырдылар, анам сөйрәп алып киттеләр. Мин ни кылырга белми өзгәләндем, үкереп еладым, күзләрем кызарып бетте. Шунда Биккол бабай килде дә аркамнан сөйде, кочагына алды, «Колһуалла» сүрәсен укый башлады. Шул дога мине тынычландырды, Аллаһыдан мәрхәмәт сорадым, сабырлык, түземлек… Рәхмәт аңа, Биккол бабакай мине оныгыдай якын күрде, аннары якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә биреп җибәрде. Ә ул: «Сөяге миңа, ите сиңа», – дип, Җамалбикә абыстайга илтеп тапшырды. Мин һәркөн Раббымнан игелек сорадым, бертуктаусыз дога укыдым, гөнаһларым өчен ярлыкавын үтендем, гәрчә Аллаһы Тәгалә алдында бер бөртек гөнаһым булмаса да. Чөнки миңа ул чакта бары сигез яшь тулып узган иде. Биш ел гомерем Җамалбикә абыстай мәдрәсәсендә узды. Аннары шул ук Сәлахетдин сәүдәгәр ниндидер могҗиза белән безне Болгарга алып килде. Ә Биккол бабакай кем ашадыр миңа Кол Гали шагыйрьгә тапшырырга хат җибәргән иде. Мин аны, исән-имин Болгарга җитсәм, шул ук көнне иясенә тапшырырмын дип ант эчтем. Ләкин синең атаң мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән алып калды. Мин бик нык курыктым. Үзенә хатынлыкка алды дип курыктым. Ә инде өйгә алып кайтып, әниең Бибиҗамал апага: «Әнисе, әнисе, мин кыз бала алып кайттым», – дигәч кенә тынычлана төштем. Аннары әниең Бибиҗамал апа: «Балакаем, бигрәкләр Гәүһәремә охшагансың», – дип, тәмам җаным эретте.
– Аннан мине күрдеңме?
– Син өйгә бик сирәк кайтасың икән ич. Мин сездә ике кич кундым инде. Мин сине бүген генә күрдем, Бәхтияр.
– Ә мин синең тавышың ишеттем дә, йөрәгем идәнгә төште дә китте. Билләһи менә. Ярык булса, югалтасы идем йөрәгемне.
– Их, Бәхтияр, Бәхтияр, бит Болгар орыш алдында тора. Монголлар көч җыя, быел ук бире таба кузгалырга исәпләре. Аннары минем сине бер дә рәнҗетәсем килми, Бәхтияр. Мин шәех Кол Гали тарафында калырга тиеш. Биккол бабакай шулай теләгән, миңа бу хакта Сәлахетдин сәүдәгәр әйтте.
– Мөмкин хәлме бу, Бүләк? Анам сине тәгаен үз кызыдай кабул итте, мин дә… Ни әйтермен мин аңа?!
– Ярый, алдан юрамыйк, Бәхтияр. Шәех Кол Гали ни әйтә, шул булыр. Мине аңа хан оныгы Хансөяр тапшырырга тиеш иде. Ләкин мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән атаң алып калды, әсинең атаң үтә кәттә кеше икән – тамгачы.
– Биккол карт белән Мәүлә Хуҗа имам – Илһам хан тарафыннан монголларга җибәрелгән кешеләр. Сәүдәгәр Сәлахетдин исә – аларның арадашы гына, Бүләк.
– Мин ул хакта белмим. Минем белгәнем шул: Биккол бабакай мине нойон кулыннан алып калды һәм ул мине шәех Кол