Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
Кайчандыр утка, суга, сыннарга, сихерче шаманнарга табынган халык арасында утырган кебек хис итәм үземне. Ошбу нәҗесләр дөньясына изге гамәл кылу өчен килгән идек тә, хан оныгы, ахыры коры кул белән кайтып китәрбез. Газиз мөселман кардәшләребез, иншалла, хәлебезгә керерләр. Әлхәмдү-лилләһи рабил галәмин вәс-саләтү вәс-саләмү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галә алиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн, вә галә мән тәбигаһим би-ихсанин илә йәүмид-дин диясе генә калды, хан оныгы.

      – Эч әле шуны, Асылгәрәй агай. Мин сине ишетеп тордым. Углан хаклы, сабыр итик. Мин ул Святославның барыбер башына җитәрмен. Сеңлем Энҗебикә өчен, синең кызың өчен үч алырмын. Минем моны кылырга хакым бар.

      – Алай, – диде Асылгәрәй, пошаманга калып. – Ни әйтергә белми утырам бит әле, хан оныгы. Иллә сиңа Хак Тәгаләне сөйләми булмастыр. Мин бит Энҗебикәнең фаҗигасен үз күзем белән күрдем, хан оныгы. Әйе, әйе, акаеп карама. Булды андый хәл. Энҗебикәнең мәетен сул як ярга алып чыгучы да мин. Булды андый хәл. Күрдем. Ходай андый хәлне яңадан күрсәтмәсен. Хак Тәгалә шулдыр, хан оныгы: кенәз Святослав Энҗебикәне үтермәде. Моны аның җансакчысы кылды, атын Митрәй сәүдәгәрдән сорап белдем – Егорка икән. Күрсәм таныр идем.

      Хан оныгы Хансөяр тамгачыга якынрак килде, иңенә кулын куйды, туры күзенә бакты.

      – Гөнаһсыз кешегә кул күтәрергә өндәргә исәбеңме, Асылгәрәй агай?! Мин, кенәз Святославтан үч алам дип, бөтен гаскәриләрем алдында ант эчтем, Коръән тотып ант иттем! Син бит миңа Энҗебикәне кенәз Святослав мәсхәрәләде дип сөйләгән идең!..

      – Гаеп миндә, хан оныгы Хансөяр, менә ипи тотып ант итәм, Святослав Энҗебикә үлемендә гаепле түгел.

      – Кем Ашлыны яндырды, кем Җаббар туганыемны кылычтан уздырды?.. Шул ук Егоркамы?! Асылгәрәй агай, сиңа хөрмәтем зур, иллә син бүген минем авырткан җиремә тидең. Хәсрәт белән йөрәкне озак богаулап тотып булмый. Сөйлә: нәрсә әйтергә исәбең… Ә син аның кая торганын беләсеңме?

      – Кемнең, хан оныгы Хансөяр?

      – Егорканың. Менә нәрсә, хәзер син торасың да минем белән шул кеше янына барасың.

      – Бәрәкалла, хан оныгы! Каян белим мин аның кайда торганын, бер табынга утырып чәй эчкән кешем түгел дигәндәй.

      – Ә теге таныш сәүдәгәрең, Митрәй дидеңме әле?

      – Аның йортын беләм, аңа илтермен, – дия-дия, Асылгәрәй кузгала ук башлады. – Тик бит безне беренче урамда ук туктатырлар. Әллә бераз сабыр итикме, хан оныгы?.. Габдулла углан беркая да бармаска әйткән иде түгелме?..

      Хан оныгы җансакчысын чакырды. Егет ишектә күренүгә:

      – Миңа теге каладан алган тиун киемнәрен китер әле, – диде ул аңа һәм, Асылгәрәйнең йөзенә якын ук килеп. – Алып бар мине таныш сәүдәгәреңә. Калганы – минем эш.

      – Сөбханалла, хан оныгы, рәхим ит.

      Хан оныгы Хансөяр тиз генә, эчке якка үтеп, киемнәрен алыштырып чыкты. Кием тиунныкы булса да, йөз-кыяфәт мөселманныкы чыкты. Асылгәрәй каушый калды, як-ягына каранды, әйтерсең лә аны кем дә булса коткара һәм туктата ала иде.

      – Киттек, Асылгәрәй агай!

      – Киттек, хан оныгы Хансөяр, язмыштан узмыш юктыр, Аллага тапшырыйк, булмаса.

      Владимир