моң булып.
Бәхет мизгеле яңгырый
Кайтавазда
мең булып!
ӨЧӘҮНЕҢ СУГЫШЫ
– Әйт әле,
Ни көтәсең миннән?
Ни тели синең җаның?
Бар катламнарын да ачып
Карап булмый бит аның.
– Минме
Синнән ниләр көтәм? –
Җаныңның ачылганын.
Күңелдәге шикләремнең,
Шомнарның басылганын.
Сүзсез син,
Хисләр ташкыны
Адаштыра ала бит.
Давыл узгач, ташкын кайткач,
Дөнья тынып кала бит…
Ишетә
Йөрәк акылны.
Ялганнар калка өскә.
Шул хәлләрдә ихлас йөрәк
Өзелми кала көчкә.
Мин куркам
Шул тынлыктанмы?
Әллә инде чынлыктан?
Әллә вөҗданым тавышын
Тыңларга мин оныткан?
Юк инде,
Гомер буена
Тарткалашты шул өчәү:
Берсе – ялкын, берсе – салкын,
Вөҗдан булды гел кисәү.
Инде дә
Вакыттыр бит лә
Уртак сүзгә килергә.
Никләр соң бу мәхәббәткә
Шулай соңлап килергә?
Әйт әле,
Әйтмә, кирәкми,
Мин дә әйтмим, белмәгәч.
Мәхәббәткә хуҗа булып,
Дөньясына килмәгәч…
Әйе шул.
Мәхәббәт безне
Китергән бу дөньядан
Үзе алып китми диеп,
Инде һич тә уйлама!
Шушында
Нокта куям мин
Өчәүнең сугышына.
Чөнки өчесе дә янды
Мәхәббәт сулышыннан.
НИКЛӘР ӘЙТТЕМ?
Уйларга чумдыңмы әллә? –
Юкмы төбе уйларның?
Әллә җитмәстәй тоела
Мәхәббәткә буйларың?
Алай булса, болай булса,
Дип фараз итәсеңме?
Уең чамага килми дә,
Уелып китәсеңме?
Уй-фаразлар, шик-шөбһәләр
Кирәк түгел берсе дә.
Җаннан сөю чыгып кача,
Бер тамчы шик керсә дә.
Мәхәббәт – исәп-хисапка
Буйсынмый торган тылсым.
Бар булганың мәхәббәткә
Буйсынып гамәл кылсын.
Мин дә уйлыйм, әмма уйлар
Бары тик синең хакта.
Мин беләм: дөньям буш иде,
Сине белмәгән чакта.
Әгәр дә шикләнә калсаң
Атлама бер адым да.
Ялгызлык һәйкәле тора
Киләчәгең алдында.
Ниләр әйтим тагын да…
БИЕКЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ
Юк, көнләшмәм, дигән идем,
Көнләштерә икән шул.
Эндәшмәстәй кешеләргә
Эндәштерә икән шул…
«Миндә иелә торган баш юк!» –
Дип, никләр һаваландым?
Инде мин бөтенләй башка, –
Мәхәббәт дәвалады.
Сөю тирәнлеге икән
Йөрәкнең биеклеге.
Сөю биеклеге икән
Кешенең бөеклеге!