Халкым йөзгән тирәнлек.
Җанны батырыйммы әллә,
Хакыйкатькә керәм дип?..
Ә халык дигәнең гали, –
Җанын җибәрми төпкә,
Үзе батса бата, әмма
Җанын ул чөя күккә!
Ә КАР ЯВА…
Күк түшәге тишелгәндер, ахры, –
Түгелә дә түгелә кар, кар, кар.
Вата-кыра кар тауларын сөрә,
Урам караучылар елый зар:
«Тишелгәндер, тәки тишелгәндер,
Туктап торыр иде югыйсә.
Теләп, көтеп алган кармы шулай
Бер уйламый һаман юл кисә?»
Тракторлар ыгы-зыгы килеп
Өеп киткән була тагын да.
Ә кар ява тутырып ак ярларны,
Дөнья уйга баткан чагында.
Әй көрәшә кеше шул кар белән,
Ә ул берөзлексез түгелә.
Күпме тырышса да, кеше аны
Кире кайтаралмый күгенә…
Ә тиздән яз! Ярлар ничек чыдар? –
Көрәп ташлап булмый ташкынны.
Буаларны тотып калмак булып,
Тракторлар тагы мәш килер.
Ә су юлын табар, табар, табар! –
Шартлап сынар бозлар буада.
Гамьсез генә коела күк карлар,
Ә нинди көч шушы сүзсез генә
Изелеп, сөрелеп, себереп, туздырылып
Һәм тапталып яткан карларда!
Я-РА-А-ТА-А-М!
Яратам, диясе килә,
Ә белмим, яратаммы?
Әйтелергә тиеш ул сүз
Нәкъ сиңа каратамы?
Синме минем күңелемнең
Күгендә якты йолдыз?
Соң тамчыгача җанымда
Эреп бетәлгәнме боз?
Мәңгелек бозны эретер
Ялкын бармы җаныңда?
Мине күккә күтәрерлек
Канатларың тагын да?
Синдә бармы шундый дәрман,
Мине айга чөярлек?
Мин теләгән җир гөлләрен
Алларыма өярлек?
Җаныңда бармы тирәнлек,
Колач җәеп йөзәрлек?
Нечкә хисләрнең зыңлавын
Ишетерлек, сизәрлек?
Җаның җирме, җаның җырмы?
Ә күңелең җиһанмы?
«Яратам!» – дип әйтә алмыйм,
Мин шуларга ышанмый!
Каян табарга бәхетне? –
Бәхет, бәлки, күктәдер?
Җирнең гөнаһлы затына
Бу таләпләр күп тәдер…
Җан буйсынмый аякларга,
Аяклар – канатларга…
Ышанырга тиеш кеше
Иңендә канат барга.
Җиде кат җирне һәм күкне
Иңләргә тиеш җаны.
Бары шунда үзенә тиң
Яр таныячак аны…
«Яратам!» – дип оран салдым, –
«Бу – кайтаваз», – дисеңме?
Йолдызлар тезелеп язды
Күктә синең исемне…
Күк тә, җир дә аңладылар
Җанымдагы хисемне!
КИСӘТҮ
Әллә син – яр, Мин – ташкын? Аһ, җанымны Ник ачтым!
Мин сине элекке кебек
Ашкынып көтмим.
Мәхәббәт ялкыны инде
Җанымны өтми.
Мин