ТЕЛӘК
Инде менә икенче көн
Телефон тора өнсез.
Минем күңелдә кояш юк,
Яшимен хәтта төнсез…
Инде, ай-һай, икенче төн
Ай качып йөри миннән.
Хәтта җилләре китерми
Ялгыш бер хәбәр синнән.
Инде, аһ, икенче төнне
Күзләргә керми йокы.
Телефон эндәшми һаман,
Хет син чәчеңне йолкы…
Хәтта кайтавазлар үлгән,
Сиңа җитмиләр барып.
Җаннар шундый ераклашкан –
Сүнәләр, ахры, арып…
Икенче көн, икенче төн,
Инде мин дә икенче.
Бу миндә сөюсез халәт, –
Булса икән үткенче!
Дәш кенә, кояш чыгачак!
Чыгачак ай тәгәрәп!
Бары синең белән генә
Минем дөньям түгәрәк!
СИН КИЛМӘГӘЧ…
Син миңа дәшмәгән көнне
Беләсеңме ни була? –
Дөньяның җаны өши дә,
Җанга ап-ак кыш тула.
Син дәшмәсәң тагын бер көн,
Салкын җиле кузгала.
Күңел мөлдерәмә тула
Һәм… әйләнә бозга да.
Дәшмәвеңә өченче көн,
Беләсеңме нинди хәл? –
Җанда язгы ташкын ясап
Агып киткән йөрәк жәл…
Дәшмәвеңә дүртенче көн, –
Минсез калуыңа күн!
СИН ДӘШМӘСӘҢ…
Нигә бүген эндәшмәдең? –
Дәшмәдең: «Нихәл?» – диеп.
Күрәсеңме, үләннәрнең
Ауганын кара көеп?
Син бүген нигә дәшмәдең? –
Дәшмәдең: «Киләм», – диеп.
Җилләр гөлләр өстенә дә
Карларны киткән өеп…
Син бүген дә эндәшмәсәң,
Белмим, ниләр эшләргә?
Күңел гөлләрен сындырып,
Карлар тора төшәргә…
ВУЛКАННАР ДА ЕЛЫЙ
Әйтәсем килә –
Әйталмыйм, –
Тота мине горурлык.
Әйтер сүзем
Шундый юкса,
Баш июгә торырлык.
Әйтү түгел,
Бар дөньяга
Кычкырырга телимен,
Тик ачкан авызны каплап,
Тешләп куям телемне.
Бикләнгән хисләр
Богауда.
Авыр иде болай да…
Тамар яшем эчкә йотып
Ялварамын Ходайга:
Ярлыкагыл халәтемне,
Тәмугмы бу? Оҗмахмы?
Барыбер ут, яныйм диеп
Кочмакчымын кояшны!
Миннән көлә-көлә генә,
Кояш яктыра бара.
Янганга да, сүнгәнгә дә
Юкмыни соң бер чара?!
Мин түгел,
Сүнә вулканнар,
Агызып утлы яшен.
Көтмәгәндә яшь кенә кыз
Сорады миннән яшем.
Халәтемне
Тоемлады:
Вулканнар эчтә яши.
Сөртмә тамган яшьләремне, –
Миндә вулкан күз яше!
ҖАННЫ КАБЫЗУ ӨЧЕН
Киләм диеп,
Инде тагын,
Тагы