Юк сагыныр чаралар.
«Килим дисәң», – каршылык юк,
Кул биреме аралар.
Сагыну – олы хикмәт ул,
Сагыну – җан тартылу,
Олы хисләрдән тулышып,
Җаның күккә артылу.
«Сагыну»ның тамыры – «сак», –
Җан сагындамы җаның?
Сүз – хикмәт, әйтер алдыннан
Бераз уйлыйлар аны…
Акылны йөрәк җиңгәндә, –
Дөнья юләрләнгәндә…
Ярылды минем җаным,
Һәм саркып тора каны…
Мондый чакта юатырга
Башка беркем кирәкми,
Учларыңа кыскан килеш
Киткәнсең бит йөрәкне…
«Сагындырдың» дигән булып,
Нигә качып йөрергә?!
Учларыңны ачарга да
Кирәк иде күрергә…
Сагыну шундый була ул,
Аңлатмый аны сүзләр.
Сагынуны бер сүзсез дә
Әйтеп торалар күзләр.
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЮАТУ
Мин сине көтеп утырдым, –
Ник килмәдең, ай-яй-яй…
Киләм диеп, вәгъдә биреп
Алдаламыйлар алай.
Мин, сине көтеп, чәй куйдым,
Эчәрбез, дип, бергәләп.
Ник кенә йөргәнсеңдер шул
Юри генә кергәләп?
Өмет сүнде, чәй суынды, –
Юк, эчмим салкын чәйне.
Ярый әле, сине көтеп
Уздырмаганмын җәйне.
Дәшкән булыйм, ни эшләр дип,
Тарткалап карыйсыңмы?
Уйный-уйный чәчләреңне
Һаман да тарыйсыңмы?
Алар күптән агарган шул, –
Яшь бара, ни хәл итик.
Әйдә инде, дөньясыннан
Шул килеш кенә китик.
Көзен агачның яфрагы
Кәүсәсенә ябышмый.
Дөнья шундый: күпләр китә,
Фанилыкта кавышмый.
СҮНДЕРЕРГӘ ТЫРЫШУ
Ут түгел, бары тик очкын
Ташлап киттең күңелгә.
Кабынырмы, кабынмасмы,
Белмим әле бүгенгә.
Тик шунсы сәерсендерә,
Әллә көтеп утырам?!
Күңелемне әллә нинди
Истәлекләр тутыра.
Очкыны кыныннан чыккан
Кылыч сыман кисә бит.
Көзге җиле үзәкләргә
Үтә-үтә исә бит…
Яфракларны өзеп алып,
Лап-лоп җиргә ыргыта.
Берни түгел, тик шул очкын
Җанны күккә ыргыта.
Инде онытылды яшь тә,
Хис дәрьясында йөзәм.
Үземне тәүге мәртәбә
Гашыйк булгандай сизәм.
Ярар, килмә, инде көтмим,
Вәгъдә итмә моннан соң.
Килгән булсаң да, әйтер сүз
Күптән әзер: инде соң…
ҮЗЕҢ ҺӘМ СҮЗЕҢ
Син үзеңне: «Юаш, – дидең, –
Һәм түгел сүзгә оста».
Сөйләп түгел, сөеп кенә
Җанга кергәннәр ота.
«Усал», – дидем мин үземне,
Сөйләп тордым сүземне.
Ташып килгән мәхәббәткә
Ничек йомыйм күземне?
Инде мин дә юашландым,
Инде аз