Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
бүгенге журналистлар да, максудларыбыз уртак икәнен онытып, бер-берсенә кара яга, әдәпсез сүгенә башлаганнар, имеш.

      Могтәбәр журналист әфәнделәрнең шәхесенә артык бәреләсем килмәгәнгә, адәми зат буларак, кеше рәнҗетүне гөнаһ санаганыма күрә, мәхкәмә эшләре арасында очраган «куырдык фактлар»ны әйтми калдырам, ул документлар күбәүләргә сабак булырга, милләткә файда китерергә дә бик мөмкин югыйсә. Юк, хәзергә калдырып торыйк аларны.

      Элементар көнчелек тудырган әлеге низаглар, әхлаксызлык, матбугат битләрендәге хулиганлык, канунга хилафлык ахыргы исәптә «инкыйраз» дигән нәрсәгә хезмәт итәләр, инкыйразга! дип әйтүнең генә нәтиҗәсе нуль буласын яхшы беләм.

      Бар күз зинасы, бар сүз зинасы. Күз зинасы астыртын кылына, һәм ул да – язык эш. Ә пырдымсыз һәм пардонсыз сүз зинасы белән шөгыльләнүче әфәнделәрне авызлыклау өчен, каяндыр югарыдан илаһи бер хәбәр, вәхи кебегрәк бер өн ишетелсә иде…

      Шөкер, инкыйразның ни-нәрсә икәнен аңлаган җәмгыятебездә, аңа каршы көрәшердәй көчләр дә, затлар да бар.

      Соңгы вакытларда нәфис әдәбият дөньясы да «толкучка»га әйләнеп, әсәрләр, бигрәк тә тарихи романнар һәм эстрада «җырулары», клонлаштыру юлы белән, ягъни мәхәббәтсез генә тудырыла башлады, һәм әдәбият күген игезәк йолдызлар каплап алды. Бер калыптан суккан игезәк сүзләр, игезәк фикерләр, игезәк язмышлар… «Матур әдәбият» дигән уйнаштан туган атама бик туры килә мондый әсәрләргә.

      Өлкән буын әдипләребез – Еникиләр, Бәшировлар китеп беткәч, каләм әһелләре оялырлык мотлак абруйлы кеше дә калмады… Һәрберсе үзен, Тукай ук булмаса да, Тукай бүләгенә лаек дип хис итә… Тәмам әрсезләнеп, үзләрен үзләре Исхакый премиясенә тәкъдим итүчеләр дә табыла. Моннан йөз еллар элек мөфти Солтановның вафатыннан соң үзен мөфтилеккә тәкъдим итеп йөргән җилкәнсез журналист, җырчы, тәрҗемәче, тәфсирче, цирк көрәшчесе, янә дәхи сәхнә әсәрләре авторы Мотыйгый һәм аның ачы язмышы искә төшә…

      Гаяз Исхакыйның алдан күрүчәнлеге унбиш елдан соң ук раслана. 1917 елның 14 сентябреннән Сембердә чыга башлаган «Җөмһүрият» гәзитен ачып карыйк.

      «Без – Чыңгыз балалары, без оеша беләбез, без урыс кебек үзебезгә үзебез дошман түгел, без төгән итәбез, фәлән итәбез! – диик, әмма халкыбызның, Чыңгыз балалыктан күптән колак кагып, коңгыз баласына әйләнгән икәнлеген күрә белмәдек. Милли корпус, милли полк, милли батальоннарымызның, форсат чыгу берлән, авылга куштанлык сатарга, мөгаллим кыйнарга, мәктәп ватарга, китап таптарга йөгерәчәкне исәпләмәдек. Эш башындагыларыбызның күбесе – коры куык, салам сыйрак, куян йөрәк! Бу көн бар, иртә юк! Эшкә белеп-төшенеп түгел, бәлки тугъры килеп кенә тотынучы, булса – ярый, булмаса – таярга карый торган мәхлукат кына икәнлекләреннән күз йомдык, тугърысы – күз йомарга мәҗбүр булдык… Куыкның озак тормый шартлавы ачык билгеле нәрсә инде ул. Менә безнең куыклар да берәм-берәм шартлый тордылар… моннан соң да әллә нинди җүләр тәсадефләр ярдәме берлә бирелсә-бирелмәсә дә, әллә кемнәр кулыннан