Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
булмыштыр». Ягъни бу инде – сәламәт милләтпәрвәрлек кенә түгел, бәлки исерткеч милләтчелеккә таба йөз тоту. Милләтне артка өстерәүче сәбәпләрнең берсе шул булганлыгын без бүген үзбәкләрнең һәм казахларның мөстәкыйль милләт булып, зурмы-кечкенәме, халыкара абруй казанып яшәүләрендә дә күрәбез. Уйлап карасаң, Рәсәй кадәр Рәсәйдәге төп халыкның – русларның – үз тарихлары белән, саннары белән кәбирләнүе дә юньлегә, илтми, илнең икътисади артталыгына төп сәбәпче шушы булса кирәк. Бүген бит бездә дә сүз куертудан, «ләфыз низаглары»ннан узмыйлар, җиң сызганып эшләргә тиешле бер вакытта, балак сызганып, йөгерешеп, узышып, «кем әлдерикле» һәм бер-береңнән уздырып «төкерешле» уйнап, мактанышып гомерне заяга уздыралар. Спортка каршы икән дип уйламагыз тагы, юк, спортны әйтмим мин. Ләкин сүз белән мавыга торгач, спортта да артта калуыбыз сизелә бит инде. Ә миллионнар түгеп ирешелгән спорт казанышлары – ул шоу-бизнесның бер төре генә, халык яки милләт спорты уңышлары түгел.

      Исхакый тасвир иткән бүгенге болгарларның инкыйраз сәбәпләреннән берсе – хәмер, ягъни исерткеч эчемлек. 2003 елда безгә Татарстанда аракы җитештерү күләме һәм аны реализацияләү буенча кайбер рәсми саннар мәгълүм булды. Татарстан Республикасы аракы җитештерү һәм куллану буенча Россия күләмендә икенче урында тора икән. Ә географияне тарайта төшеп, Идел буен гына алсак, ул, ут һәм су күршеләребезне артта калдырып, беренчелекне кулда тота башлаган. Аракы эчеп үлүчеләр саны яңа туучылар саны белән тигезләшкән.

      Хәтәр саннар. Хәтәр күрсәткечләр.

      Бу «казанышларны» 1913 елгы мәгълүматлар белән чагыштырып карасак, әлеге хәтәрлек тагы да ачыграк күренер.

      1914 елның 20 декабрендә Казан Губерна земский җыелышы илдә спиртлы эчемлекләр сатуның туктатылуы халык тормышына нинди йогынты ясавын өйрәнү турында карар чыгара. Шушы карарны үтәү йөзеннән, Губерна идарәсендә махсус вакытлы бүлек оештырыла. Бу бүлек, мәсьәләне төрле яктан тикшереп, 1915 елда «Казан губернасында аек үткән ел» исемле зур гына китап әзерләп бастыра. Шушы китаптан кайбер мәгълүматлар китерәм.

      1913 елда Казан губернасында аракы эчү күләме, җан башыннан исәпләгәндә, Нижгар, Пенза, Сарытау, Самар, Сембер губерналарыннан соң 0,48 чиләк тәшкил иткән. Уфа губернасында бу күрсәткеч 0,45 кә тигез. Бөтен Россия буенча – 0,66 чиләк.

      Казан губернасында эчкечелекнең күрше губерналарга караганда азрак таралуын китап авторлары губернада 1/3 халыкның мөселман булуы, ягъни ислам йогынтысы белән аңлаталар. Халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән Тургай өлкәсендә бу сан 0,27, ә Дагстанда тагы да азрак – 0,19 чиләк кенә. Китапның төзүчеләре Казан губернасының милли яктан төрле булган өязләрен чагыштыру юлы белән татарлар арасында аракы эчү күләменең җан башына 0,1 чиләк туры килүен хисаплап чыгарганнар.

      Егерменче гасыр башларында аеклыгы белән дан тоткан халкыбызның бүгенге хәлләре менә шундый. Моңа кем гаепле? Аны кем эчкечелеккә сабыштыра?

      Халыкның әхлагын төзәтүне «мәкъсуд биззат» (төп максат)