Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
Исхакыйның шул көннәрдә Уфада сәхнәләштерелгән «Тартышу» драмасы турында.

      Кыска гына бу мәкалә беренче җөмләсеннән үк ризасызлык тудыра, аның тональлеге укучыны шундук сагайта, шомландыра. Менә укып карагыз:

      «Кулына каләм алган, үзе дә аз гына язу ашкынуын сизгән бик күп мөхәррирләр бундый нәрсәләрне язалар да, бер-ике мәртәбә укып, соңында җыеп көлә-көлә җандыралар. «Тартышу» да – шундый балалык языгы».

      Рецензент әсәр искергән, бүгенге укучыны җәлеп итми дими (чөнки «Тартышу»ны Исхакый моннан ун ел элек язган бит!), юк, ул: «Тартышу», «Мөгаллимә» әсәрләре белән Гаяз әфәнде яңа хәяттан язарга куәтсезлеген бик ачык күрсәтте», – дигән нәтиҗә чыгара. Агуы тагы да көчлерәк тәэсир итсен өчен, мәкаләсен ул болай тәмамлый: «Уйнаучылар, тиреләреннән чыкканча тырышып, әсәрне адәм рәтле итәргә тырыштылар, ләкин караучылар, уен буенча йөз чытып, наразыйлык күрсәтеп утырдылар».

      Хәзерге укучыга бу рецензиянең авторы анык билгеле. Ул – Ф. Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов кебек үк, Сталин культы корбаны. Өстәвенә ул шушы гәзитнең нәшире дә булып саналган. Бөек каләм иясе турында мондый пычрак сүзләр язарга ничек батырчылык итте икән бу дип аптырамагыз. Вакытына, датасына күз салыгыз: әле генә Петроградта түнкәреш ясап, хакимият башына большевиклар менде, һәм реалист кешеләр мылтык тоткан исерек матросларның бөтен Рәсәйне таптап узачагын чамалыйлар иде инде. Фатих Сәйфи-Казанлы белән Галимҗан Ибраһимов Гаяз Исхакыйны «бөекләр исемлеге»ннән сызып ташлаганнар. Алар үзләре бөеклеккә ашкына. Кая ашкынасыз, революционерлар? Һәрбер революциянең үз балаларының башын ашаганын белмисезмени? Их, сез, үзегез үк языклы сабыйлар!

      «Инкыйраз» – Гаяз Исхакыйның тәүге әсәрләреннән. Ул 1902 елның 27 ноябрендә Оренбургта язылып беткән, 1903 елда «Хатимә»се өстәлеп, 1904 елда Казанда, Харитонов матбагасында 96 битле китап булып басылып чыккан. 1990 елда ул «Казан утлары» журналында (1–3 саннарда) кабат дөнья күрде, аннары ике тапкыр «Мирас» журналында басылды (икенче тапкырында патша цензоры В. Д. Смирнов сызып ташлаган урыннарның байтагын академик Миркасыйм Госманов табып тергезгәннән соң). Чаллы басмасы да бар.

      М. Госманов «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабында цензор купюраларының саны 27 гә җитүен ачыклап, шуларның 11 ен Ленинград архивында эзләп таба. Цензор Смирнов әсәрне, төрле карандашлар тотып, ике тапкыр укып чыккан икән.

      1904 елда «Инкыйраз»ы дөнья күргәч, Смирновның аны ни дәрәҗәдә бозганлыгын яхшы аңлаган яшь Исхакый, кыдрачланып, Петербургка барып цензорны үтерү турында да хыялланып йөргән диләр.

      Төпченүчән галимебез М. Госманов тикшеренүләренә караганда, Исхакый тарафыннан язылган кулъязманың кыскартылган битләре (барысы җидәү) амбар кенәгәсе зурлыгында (22х35,5 см) булып, кәгазьләрнең ике ягы да «вак-вак хәрефләр белән шыплап тутырылган». Кулъязмага карап фикер йөрткәндә, авторның никадәр ашыгып, хәтта кабаланып язганлыгы ачык күренә. «Язган, сызган, бер язганын акка күчереп тормыйча, шунда ук алга таба дәвам иткән» (М. Госманов).