Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
мәдәни йогынтысын да үз ирегенә кую ярамый. Монда да чаманы (дозаны) белү мөһим. Әлбәттә, «Катюша»лар, «Подмосковные вечера»лар искиткеч матур һәм моңлы, мәгънәле… Аларны татар да яратып җырлый, хәтта японнар да җырлый икән. Әмма бу җырлар безнең «Әллүки»ләр, «Карурман»нар, «Урман кызы», «Җидегән чишмә»ләрне кысрыкламасын – таләп шундый. Бүген телеэкраннарны Көнбатыш сериаллары күмеп китеп, югары рус культурасына да куркыныч тудыра башлады. Кабельле телевидение тамыр җәйгәч, һәр фатирга Интернет үтеп кергәннән соң, тыйнак милли культураларыбыз нишләр?

      «Инкыйраз» рухындарак язылган бер русча мәкаләсендә («Почему исчезают татары?», 2003 ел. Мәкаләнең татарча тексты миңа мәгълүм түгел.) Рабит Батулла берең өстеннән берең донос, әләк язу кебек гөнаһ эшне инкыйразның сәбәпләреннән берсе дип ишарәли.

      Әйе, Батулла хаклы. Бар андый гадәт татарда, бар.

      Тарих эченә бик ерак кереп тормастан, ХIХ гасыр ахырларын һәм ХХ гасырны гына алыйк.

      1876 елда Казанда Татарская учительская школа ачыла. Җирле хакимиятләр аны татар авылларында рус гыйлеме тарату максаты белән ачалар, һәм ул 1917 елга кадәр эшләп килә. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар тарихында эз калдырган күренекле шәхесләр байтак (Гаяз Исхакый, И. Б. Ашказарский, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашев, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйбадулла Алпаров, Гыйлем Камай, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, тел белгече Риза Газизов).Учительская школаны тәмамлаучылар арасында Төхфәтулла Мамлиев дигән берәү безгә бөтенләй башка яктан билгеле. Мамлиев 1887 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязендә морза гаиләсендә туган, 1909 елда патша охранкасында провокатор булып эшли башлаган. Аның 1909–1915 елларда жандарм идарәсендә 35 сумга ялланып эшләве турында хәбәрләр бар. Ул әләк язган шәхесләр арасында Г. Тукай, Х. Ямашев, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, Газиз Гобәйдуллин, Ф. Әмирханнар булганлыгын әйтү дә җитә. Февраль революциясеннән соң 1917 елның 16 апрелендә шымчы Мамлиев кулга алына, ләкин, күрәсең, зинданда озак ятмый. 1922 елның 10 ноябрендә Мамлиевны инде Совет хакимиятләре 5 елга төрмәгә ябалар. 1928 елда ул янә иректә, Казанда яши. Шунысы игътибарны җәлеп итә: Галимҗан Ибраһимовка каршы материал туплый башлаган ГПУ патша охранкасының шымчысы Мамлиевтан Ибраһимов турында «белешмәләр» алудан да тайчанмый. Шул рәвешле, патша хакимиятләре үзләре ачкан Татар укытучылар мәктәбендә теләсә кайсы заман, теләсә кайсы система өчен яраклы универсаль шымчылар да әзерләп ятканнар икән.

      Совет чорында андый провокаторларны «сексот»лар дип атый башлаганнар («секретный сотрудник»). Шунысы кызык: сексотлар ятьмәсе, мәсәлән, партшколларда да булган, ягъни большевиклар үз сафларының «чисталыгына» зур әһәмият биргәннәр – шымчы шымчыны күзәткән һәм кирәге булса сатып та җибәргән. Болары инде үзенә күрә суперсексотлар була торгандыр.

      Кичә белән бүген арасындагы тагын бер аерма. Заманында Такташ патша охранкасы шымчысы турында «Провокатор» дигән көчле шигырь язган иде. Ә бүген