Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
Әгәр Гаяз Исхакый теге яки бу сүзне яки грамматик форманы уңышсыз кулланган икән, ул аны эзләнү процессында гына эшләгән, һәм җитлеккән иҗатында алар очрамый.

      Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов үзләренең 1907 елда сүз башы булып басылган «Мөхәммәдгаяз әфәнде» исемле мәкаләләрен «татарларның тупас телләрене матурлатып, аны үзенең кыйммәтле әсәрләре белән зиннәтләгән Гаяз әфәнде» дигән олы сүзләр белән башлап җибәрәләр икән, бүгенге кайбер галимнәрнең Гаяз Исхакыйның әдәби телен шик астына куярга маташулары көлке тоела. Көлке, ләкин аянычлы көлке, чөнки «погоданы» чит ил кәнәфиләренә күмелеп утырган шушы галимнәребез ясый бит. «Галимнәребез» дим, чөнки алар бит безнекеләр, чувашныкы да, чукчаныкы да, башкортныкы да түгел.

      Шулай, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, борын җыерган кешеләрне дә күргәнебез бар. Алар Исхакый теле аһәңле түгел, сонгыйрак димәкчеләр. Имеш, аның тасвирлауларына сәнгати нәфислек җитми… Фатих Әмирхан әсәрләренең теленә дә минус тамгасы белән «урта» билгесе куючылар бар. Монысын мин әдәби тәрҗемә өлкәсендә каләмнәрен чарлап, асылда, остазлар (Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еникиләр) теленнән алынган өслүптә шома итеп «күчереп» язарга маһир тылмач-попугайлардан ишеткәләдем.

      Хәер, бу хакта заманында Габдрахман Сәгъди дә язган инде. «Гаяз әфәнде, белмим ни сәбәптәндер, телнең фитрый булган бәлягать вә фәсахәтенә буйсынасы килми, – ди ул. – Каләмен үз ихтыярына куя бирә… Нәзакәт ияләрен җәфалый торган әллә нинди ямьсез тәгъбирләр, сала мужиклары вә гаять кара-надан булган халык авызында әйтелеп йөри торган тәмсез ифадәләрне дә Гаяз Исхакый әфәндедән байтак кына ишетергә туры килә».

      Исхакый күпчелек әсәрләрен зинданда, сөргендә һәм горбәттә иҗат иткән. Туган туфрагыннан аерылган булуы аның әсәрләренең тематикасында, фәлсәфәсендә генә түгел, стилендә һәм лөгатьлегендә дә чагыла. Теленең эшләнешендә дә дип өстик. Илдә калган татар язучыларының әсәрләре, әйткәнемчә, басылып чыкканчы берничә рәсми рецензия үтеп, шулар нигезендә автор тарафыннан «төзәтеләләр», аннары еш кына журнал редакциясе тарафыннан эшкәртеләләр, ә китап булып басылганга кадәр нәшрият редакторы һәм рецензентлар күзеннән, кайчагында редсовет аша да үтәләр, шуннан соң гына дөнья күрәләр иде. Мондый метод еш кына авторның йөзе, индивидуальлеге, тел үзенчәлекләре югалуга китерә, Совет хакимиятенең һәм Коммунистлар партиясенең рәсми сәясәтенә туры килгән «әсәрләр», чиле-пешле булуларына карамастан, кат-кат шомартылып, ниндидер бер уртакул кондициягә җиткерелә һәм укучыларга тәкъдим ителә иде. Тел-өслүп ягыннан тел тидермәслек үк шома булмасалар да, алар, һәрхәлдә, әдәби нормалардан ерак тормый… Стандарт тел, стандарт тема, бер калыптан суккан стандарт фикерләр… Ташкурчаклар шикелле стандарт каһарманнар… Кыскасы, гадәттә, совет язучысының әсәре – коллектив хезмәт җимеше, ә кайчагында, чи кулъязма, әдәби эшкәртүләр һәм махсус редакцияләр үткән очракта, титул битендә күрсәтелгән затның