Ни генә әйтсәң дә, рус әдәбияты – безнең остазыбыз һәм мәктәбебез ул. Гаребтә булсын, Шәрыкта булсын, бүген ХIХ гасыр рус әдәбиятына үрнәк өлге итеп карыйлар. Кичәге әдәбиятка… Чөнки рус әдәбиятының да бүгенге көне – тирән кризис. Шүрәлем әллә кайчаннан колагыма тукып килә: «Олуг рус әдәбиятының гына түгел, татар яки, әйтик, башкорт әдәбиятының да бүгенге хәле мөшкел, – ди. – Сезнең дә олпатларыгыз дөнья кичте… Бүгенге әдәбиятта җим тапмагач, җитди тәнкыйтьчеләрегез борынгы әдәбиятка кереп чумарга мәҗбүр. Аптыраган үрдәк нишли?.. Дөрес, шомарак белгечләрегез бүгенге әкияти шәрә корольнең күзгә күренмәс әдәби күлмәген мактаган, хәтта аерым кимчелекләрен тапкандай булып кыланалар… Күз буарга маташулары».
Рус классикасын тәрҗемә итү эшенә татар каләм осталарының үзләрен тартасы иде, юкса инде менә ярты гасыр гына бардыр, бу эш нәшрият хезмәткәрләре кулына төште. Кәсепчеләр исә тәрҗемә эшенә акча эшләү ысулы диебрәк карыйлар. Хәер, әдәби тәрҗемә Язучылар берлегенә әгъза булып керергә юл ача – карьеристлар өчен, җим буларак, моның да роле зур.
Янә шунысы кызганыч: вакытлы матбугатта әдәби тәрҗемәләр турында тәнкыйди мәкаләләр юк дәрәҗәсендә аз. Чын, милли тәрҗемә мәктәбе бездә булмады. Бу факт кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» китабының эчтәлеге белән дә раслана. Югыйсә бит заманында, «җепшек» илленче еллар ахырында, Нурихан Фәттах, Америка галиме һәм фантасты Айзек Азимовка хат язып, үзенә килгән җавапны һәм, ялгышмасам, Азимовның неандерталь малае турындагы бер хыялый хикәясен, үзе тәрҗемә итеп, журналыбызда бастырган иде.
Кәбирләнүчән американнар өчен без, фәкыйрьләр, неандерталь малае гына түгел микән? Әйттем исә кайттым.
Чит телдән турыдан-туры тәрҗемә итү мәсьәләсе һаман хәл ителмичә кала. Инглиз, француз, немец, испан һ. б. милләт язучыларын русчадан тәрҗемә итү оят безгә, оят. Гомәр Хәйямның президент Путинны да сокландырган мәшһүр робагыйлары татарчага, сайлап-сайланып кына, нигездә, рус теле аркылы тәрҗемә кылынганнар… Бусы – икеләтә хурлык. Татар әдибе үзенең элгәрләрен – гарәп-фарсы шагыйрьләрен – һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш. Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Безнең президент Гомәр Хәйямны татарча укысын. Өстәвенә компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямның башкортчасы да әзер