Әллә кайда, кичәге көндә, кычытканлы тыкрыкларда онытылып калгангамы, җылый да җылый ун телле тальянка – олы күңелле нәни гандәлиб6.
Ипекәй бәяләре арткач, ач үлемнән куркусыннан ярты ил җылыймы әллә? Гомер бакыйга хаклык күрмәгән карт-коры иңрәп, үксеп беткән инде…
Безгә бүгенге түрәләр политэкономиядәге «ачлык минимумы», «ачыгыр дәрәҗәдәге эш хакы» кебек төшенчәләрне өйрәттеләр. Ә берәүләр, «алланың кашка тәкәләре», Канар атауларында кенәриләр сайравын тыңлап сафа сөрә.
Кыйтгадан кыйтгага алыптай адымнары белән дөп-дөп атлап, егерме беренче гасыр бара. Ул кичәгене таптап изәр дә адәми затка ниләр калдырыр? Озон тишекләреме? Радиация базларымы? Ясалма вирусларынмы? Вакуум бомбаларынмы? Яңа хәшәрәт-миллиардерларын гынамы? Юк, миллионнарча яңа кабер ташларын да…
Без үзебез дә мәймүнләшеп һәм роботлашып бетәрбез дә, тарих башлангыч ноктасына әйләнеп кайтыр микәнни? Нуль ноктасына.
Соңгы удэге. Аннары Сахалинда теркәлгән бердәнбер айн кешесе. Исхакыйның соңгы болгары. Соңгы могиканнар… Нәсел-нәсәпләрен җирләп бетергәч, хәсрәтләре бик ачыдыр аларның, ай, ачыдыр… Милләтара золымның һич соңы булмас микәнни?
Гомере буе җилкәсе артында Черек күлнең хәсис сулышын тоеп, артларына поскан сексот пәриләрнең мышнавын ишетеп, шом эчендә яшәгән кешеләр азмыни? Микроскоп астындагы, яки пыяла аквариумдагы бәхетсез тормыш.
Билгеле булганча, акыл да – бәхет түгел, бәла ул. Фикер ияләре юкка гына «Рухи юксыллар бәхетле» дип әйтмәгәндер. Мәхәббәт – бәхет, ләкин ул мантыйкка һәм гакылга каршы килә торган инстинкттан башка нәрсә түгел бит. Чеп-чеп килеп йөргән сары чебиләр йөз процентка бәхетле, сабыйлар да шулай. Еллар үтү белән, бу процент кайчак нульгә кадәр кими. Шушы абсолют хакыйкатьне аңлагач, беркадәр тынычланасың.
Сагышлы ут яктысында мин болар турында да уйланам.
Илаһым! – дим. – Авыр, чамасыз авыр бит бәндәләреңә…
Бакчы: базар асфальтында сөякчел тезләре тузанга манчылган сәрхуш хатын биһуш ята. Ул инде беркайчан да ана булалмас. Ә дөньяда гөнаһсыз сабыйлар калмаса, без үзебезне кем белән үлчәштерик тә, кемнән үрнәк алыйк?
«Сабыйлар кебек булыгыз», – дип өйрәтә безне дүрт Изге китапның берсе – Инҗил. Сәнгать кешесенең аерылгысыз хасияте – балалык сыйфаты. Шуңа күрә сәнгатькяр еш кына гадәти бәхеттән өлешсез кала, шуңа күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда – шеш, күз төбендә фонарь күгәреп торыр, ә җаннарында – бетәшмәс яра. «Күңелләре пакь булганнар бәхетле» кебек сүз дә бөтен инсаният өчен уртак хакыйкать ләбаса…
Ә сабыйларыбыз?.. «Дедовщина» балалар бакчасында ук башлана диләр хәзер.
Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зонаның чиге кайда? Ә кайда «нинди иркен минем туган илем»? Чик сызыгы юк, киртә юк бүген. Аны коммунистлар ук җир белән тигезләгән иде. Матурлыкны аяк астына салып таптаудан ләззәт ала торган җинаятьчел төркемнәр һәм аларны күпләп тәрбияләп иреккә чыгара торган төрмә университетлары барлыкка