. . Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор:
Издательство:
Серия:
Жанр произведения:
Год издания:
isbn:
Скачать книгу
гербында гына күрәбез. Ниндидер ак күләгәне хәтерләтә ул, беренче карашка. Сәнгати деталь, – ихтимал, бер-ике генә җанлы сызыкча җитенкерәми аңа. Аны табасы калган… Менә әгәр берәр талант иясе затлы барсны бронзада яки мәрмәрдә сурәтләргә алынса, аңа детальләр турында да уйларга туры киләчәк. Уйлагыз, уйла, сынчылар…

      Анам теле… Бу сүз «туган тел» яки «әткәм-әнкәм теле» терминына тәңгәл үк түгел. Чөнки борында еш кына киленнәр башка кавем кызы булып, телләре дә үзгә булган. Ә баланың теле әнкәсенә ияреп ачыла… Бала аңында ике сөйләм керешеп, теле яңа сүзләр хисабына байый һәм камилләшә. Ләкин бүген инде без «ана теле» һәм «туган тел» сүзләрен тулысынча мәгънәдәш дип карыйбыз.

      Русча язылып, соңыннан берәр тәҗрибәле тылмач ярдәмендә ана телебезгә күчерелгән мәкаләләр миңа әллә ничек «суррогат ана» карынында яралган бала шикеллерәк тоела… Ятсынам мин суррогат әйберләрдән, өнәп бетермим. Журналыбызда андый корама телле мәкаләләр күренгәләп ала.

      Менә шушында мөхтәрәм Рафаэль Хәким иҗатына тукталмак булам.

      Кем ничектер, ә мин Р. Хәкимнең мәкаләләрен һәм китапларын көтеп алучылардан. Дөресен әйткәндә, алар – минем рухи азыгым. Фикер иясе буларак, Р.Хәким миңа гадәттән тыш күп нәрсә бирә һәм аның һәрбер уңышы мине шатландыра.

      Рафаэль Хәкимнең «Татар рухы» дигән гүзәл хезмәтен игътибар белән укып чыккан милләтпәрвәребез: «Яшә, Рафаэль! Яшим мин!» – диячәк.

      Рафаэль Хәкимнең җәдиди фикерләренә популяр, гавами матбугат тиешенчә җавап бирми, ихтимал, бирә дә алмый торгандыр. Ә татар фән әһелләре вәкарьле тынлык саклаган сыман итенә. Кайтаваз юк дип әйтимме? Кайтаваз өчен дә кыюлык кирәк шул, ирдар тәвәккәллек кирәк. Аннары Хәкимдәгедәй белем һәм хәбәрдарлык.

      Р. Хәкимнең туры сүзләре күпләргә ошамый. Мәсәлән, «Сүнмәс утлар балкышы» китабында да урын алган «Кем син, татар?» дигән күләмле мәкаләсендә ул: «Татар матбугаты… Ныклап карасаң, анда укыр нәрсә юк. Татар телевидениесе… Анда карар нәрсә юк», – дип ачынып, әрнеп яза. Аның бу сүзләре театрыбызга да һәм, гомумән, әдәбиятыбызга, әдәбият белеменә, турыдан-туры әдипләребезгә дә кагыла. Әйе, Р. Хәкимнең каләме кайберәүләрнең тормыш идеалларын мәгънәсезгә әйләндерә.

      Әлеге сүзләр, әлбәттә, гипербола инде, ләкин автор бу арттыру алымын махсус куллана, мүк баскан йөрәкләргә, чүпләнгән баш миләренә дә хакыйкать үтеп керсен өчен эшкә җигә.

      Башкалар кичәге телдә, кайчагында тешкә тияр дәрәҗәдә кадими нәрсәләрне меңенче кат кабатлап сөйлиләр, ә Р. Хәкимнең фикри дөньясы олы, офыгы киң, ул иске телдән тарсына, бүгенге реалияләрне атаган катлаулырак төшенчәләр белән эш итә. Шуңа күрә аның каләменә бик кыенга да килә, чөнки, объектив сәбәпләр аркасында, ана телебез бу реалияләрне чагылдырып бетерә алмый.

      «Дөньяда күп нәрсәне» без хәзер рус теле аркылы беләбез… Үги ана теле?

      Бөек рус теленә рәхмәтле булсак та, моның бүгенге татар фикер ияләренең фаҗигасе икәнен без яхшы аңлыйбыз. Шуның аркасында галимнәребез төп хезмәтләрен рус телендә язарга, диссертацияләрен дә рус телендә якларга мәҗбүр. Шул рәвешле,