Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
тормышта ниндидер урын тотуы бәхәссез.

      Сүгенү яки җенси мөнәсәбәтләргә нисбәтле сүзләрне сүзлекләргә кертү яки кертмәү мәсьәләсе бүген генә туган нәрсә түгел.

      Владимир Даль мондый сүзләрне мәшһүр сүзлегенә теркәми. Ләкин заманында Казан университетында да эшләп киткән тел белгече Бодуэн де-Куртэне Даль сүзлегенең яңа басмасын әзерләгәндә керткән өстәмәләр арасында секска кагылышлы аерым фигыльләр хәтта затлар буенча төрләндереп күрсәтелә инде. Аннан соңгы басмалар (Совет чорында) ул өстәмәләрдән тагын арындырыла. Узган гасыр ахырында совет цензура органнары бетерелгәч, Владимир Даль сүзлегенең «берләштерелгән» басмасында алар янә пәйда булдылар.

      Күз яше психикага артык көчле тискәре кичерешләрдән бушанырга ярдәм иткән кебек, сүгенү дә кызрач кешегә агрессив эмоцияләрдән арынырга, суынырга булыша. Владимир Маяковский Америкада булып кайткач язган бер сызмасында американ студентларының футбол шикеллерәк бер уен уйнаган вакытларында аты-юлы белән сүгенергә яратуы турында яза. Тренерлары уен мәйданында сүгенүне тыйгач, гыйлем эстәүче бу «талибан»нар нишләгән дисез? Портка барып, төрле телләрдә бик иркен сүгенә белүче бер матросны тапканнар да, акча түләп, аңардан «рус маты»на өйрәнеп кайтканнар. Уен вакытында рәхәтләнеп сүгенәләр икән болар, ә тренер, үзе аңламагач, аларга бәйләнеп маташмаган, имеш…

      Шулай да кеше табигатендә аты-юлы белән сүгенүгә каршы ана сөте белән кергән иммунитет яши дип уйлыйм.

      Динебез безне секста мәгълүм чикләрдән чыкмаска өйрәтә, ә генетик тирәнлеккә карасак, без аның караңгы төпкелендә адәми затның нәсел калдыруга омтылышы «ашарга һәм яшәргә» дигән омтылыш кебек үк тыелгысыз көчкә ия булганлыгын күрәбез. Без шулай яратылганбыз: югыйсә Җир йөзендә тереклек барлыкка килеп тәрәккый итә алмаган булыр иде.

      Дин әһелләребез һәм бигрәк тә мөслимәләребез бу сүзләргә рәнҗемәсен. Мин бөтен чынбарлык Илаһи Көч – Аллаһ тарафыннан яратылган дип ышанам, ә чынбарлык дигәнгә бөтен вөҗүд, шул исәптән материаль булмаган кануннар да керә. Димәк, Дарвин һәм Мендель ачкан биологик кануннар барысы да шул Көч тарафыннан тәгаенләнгән, төгәлрәк итеп әйтсәк, табигатьтәге барча кануннар шул Көчнең үзе инде. Ул кануннар мәңгелек, адәми зат аларны гамәлдән чыгара алмый.

      Нәсел калдыруның, үрчүнең иң кулай төре – җенесләрнең кушылуы булганга, табигый эволюция шул юл белән киткән дә. Тере күзәнәкләрнең гади бүленү юлы белән үрчү ысулы да ташланмаган, бактерияләр генә түгел, катлаулы организмдагы күзәнәкләр дә шул юл белән үрчиләр. Кабатлап әйтим: болар барысы да – без Аллаһ дип атый торган Көч тарафыннан бирелгән кануннар нәтиҗәсе. Кешенең һәм барча тереклек ияләренең табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүен исбат иткән дарвинизм фәне Аллаһны инкяр итми, киресенчә, ул Аның бөеклеген генә күрсәтә, чөнки болар барысы да Илаһи Программа буенча тормышка ашырыла бит. Бу Бөек Программаның ничек дәвам итәчәге турында төрле гөманнар гына корырга мөмкин. Адәми затны