Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
алырга, галимнәр карамагына, терминология комиссияләренә тапшырырга һәм, матбугатыбызда хөкем сөрә башлаган чуарлыктан, хаостан арыныйк дисәк, барыбызга да мәҗбүри һәм катгый кагыйдәләр урнаштырырга бик вакыт.

      Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасында профессор вазифасын үтәүче галимә Равия Абдуллина татар теленең фонетик кануннарын һәм орфоэпия, орфография мәсьәләләрен дә яктырткан монографиясендә: «Сөйләшү стиленә хас барча күренешләр дә орфоэпик норма булып китә алмый», – дип яза. Аның фикеренчә, чит телдән кергән сүзләрне үз телебезнең фонетик кануннарына буйсындырып язу мәсьәләсен алай җиңел генә хәл итеп булмый.

      Батулланың фикере башкачарак, һәм ул иң популяр матбугат сәхифәләрендә үз принципларын яклау һәм пропагандалау юлларын таба белә. Аның фикере белән килешмәгән тыйнаграк тел белгечләренең, күрәмсең, мондый мөмкинлекләре юктыр. Алар дәшми. «Әдипләр теленә шайтан төкергән, әллә ниләр әйтеп ташлаулары бар, милләтне җитәрлек сөймәүдә гаепләмәгәйләре» дип тә куркалар, ахры. Чыннан да, заманында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүдә катнашкан тирән белемле, фидакяр һәм соң дәрәҗәдә тыйнак галим Искәндәр Абдуллин Сүзлекне яклап матбугатта чыгыш ясарга мәҗбүр булгач, аңа каләм әһелләреннән үлчәүсез сүзләр дә ишетергә туры килгән иде. Бу дөньядан рәнҗеп китте доктор Искәндәр Абдуллин, басылмаган (!) әзер хезмәтләре генә өелеп-өелеп калды. Совет режимы хөкем сөргән елларда «дөнья читлегеннән тарсынып» китеп барган галимнәребез байтак безнең…

      Бу язмамда миңа вакыт-вакыт алынмалар мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга туры килер.

      Җанлы телдә жаргоннар, сленг, профессионализмнар һ.б шундый «ят» элементлар да сыеныр урын таба. Алары каян килә?

      Бу мәсьәлә Р. Батулланың да игътибарын җәлеп иткән.

      Мәсәлән, алдыбыздагы «Ана теле» мәкаләсендә: «Ул вакытта (1552 еллар тирәсендә. – А.Т.) һәр урыс татарча белгән, һәр җасус, шымчы татарча аңлаган…» – дип яза автор. Һәр урыс татарча белгәч, аларга тылмачлар, тәрҗеманнар нигә кирәк булган соң дип сорау бик урынлы. Мондый арттыруга Батулла нигә бара дисезме? Сәбәбе ифрат гади. «Дошманнар аңламасын өчен, сүзләр уйлап чыгарып, татарлар яшерен тел барлыкка китергән»нәр икән. Бу телне автор «Яңа Бистә сөйләме» дип атый һәм аны үзе үк «караклар жаргоны» дип аңлатып китә.

      Мондый жаргоннар бик күп телләрдә яшәгән, яши һәм аларны дәүләтара сәяси сәбәпләрдән бигрәк, эчке иҗтимагый сәбәпләр тудыра. Әйтик, рус теле кысаларында яралган кырык тартмачылар (коробейниклар) жаргоны бар, ә ГУЛАГ илендә коточкыч таралыш алган «лагерь жаргонын» инде әйтәсе дә юк. Рус лагерь жаргонында, мәсәлән, татарча «бабай» сүзе дә «хезмәт итә». Бу «җәһәннәм теленең» көндәлек тормышыбызга үтеп керә барганын сизәмсез?

      Р. Батулла «Яңа Бистә теле»н «бик бай, сыгылмалы, синонимнарга да бай» дип бәяли һәм хәзерге вакытта, Яңа Бистә таралу сәбәпле, бу телнең гамәлдән чыгуына кайгырганын