Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
ишетелә инде. Ә татарлар ярык тагарак янында утырып калырлар». Гипербола инде бусы. Чуваш яңарганда, без дә тик ятмабыз, бирган булса. Аннары мәкаләнең авторы чувашның инде күптән милләт булып җитешкәнлеген онытып җибәрә. Русча язылган мәкаләне укый калсалар, чуваш дуслар рәнҗер бит бу сүзләргә. Чөнки мактау урынына түбәнсетү килеп чыккан.

      Татар ялган пәйгамбәрләргә һәм потларга табынмасын. Урам исемнәренә генә карагыз. Бауман, Куйбышев, Фрунзе, Дзержинский, Сакко һәм Ванцетти урамнары… Ә «Латыш укчылары» урамы? Ташкентта яисә Алматыда азатлык сөюче «басмачылар»ны бастырып йөргән татар бригадасы укчылары исеме белән аталган урамны күз алдына да китереп булмый. Анда татарны шуның өчен күралмыйлар. Ә без 1918 елның август-сентябрь айларында Татарстанда башкарган золым эшләре өчен Казан урамына «Латыш укчылары» исемен бирәбез. Хәтерсезләр без!

      Моннан байтак еллар элек, Татарстан идарәчеләре Үзбәкстанда татар культурасы декадасы үткәрү турында сүз кузгаткач, Үзбәкстан ССР җитәкчеләре борыннарын гына җыерганнар: «Татарлар автономияле республика гына, ә безнең дәрәҗәбез зуррак, бик телиләр икән, декадаларын Үзбәкстан составындагы Каракалпак АССР да, Нукус шәһәрендә үткәрсеннәр», – дигәннәр болар. Нишләмәк кирәк, юлга чыгарга әзерләгән җигүле арбабызны тугарып тормадык, киттек Нукус шәһәренә… Югыйсә ул вакытларда Ташкентның үзендә генә дә күп санлы татар диаспорасы яши, һәм алар безне куанып каршы алачаклар иде. 20 нче елларда Урта Азиядә милли азатлык хәрәкәтен бастыруда катнашуыбызны җирле халык беркайчан да онытмас, ахры…

      Казан шәһәрендә Ульянов-Ленинга куелган һәйкәлләр ничәү? Ә бит Казан – Владимир Ульянов гомере буе өнәмәгән өч шәһәрнең берсе (Надежда Крупская сүзләренә караганда, калган икесе – Париж белән Тифлис).

      Без бүген криминаллашкан һәм мафияләшкән җәмгыятьтә яшибез. Һәм бу җәмгыять кайсыдыр бер пычрак авызлы пенсионер-коммунист әйткән «дерьмократ» Гайдарлар тудырган нәрсә түгел, алар, шәхсән Егор Тимурович Гайдар үзе дә, җәмгыятебезне мондый афәттән йолып калырга тырыштылар. Бу чорның төп сәбәпләрен һәм аның яралгыларын 70 ел буена коммунистлар хакимлек иткән дәвердән эзләргә кирәк. Әгәр Гайдар безнең буынны череп таркалудан саклап кала алмаган икән, моңа да әлеге дә баягы коммунистлар һәм без Думага сайлап куйган «акыллыбашлар» гаепле. Нәкъ менә алар Гайдарларның кул-аякларын бәйләп ташладылар… Димәк, кордашлар, гаеп безнең үзебездә. Әгәр без, демократларга каршы тавыш биреп, гайдарчыларны Думага кертми калдырганбыз икән, чыннан да, башка кем гаепле булсын? Ельцин, ашыга-кабалана үзенә варис эзләп аптырагач, көч министрлыкларына мөрәҗәгать иткән икән, димәк, дим мин, шулай кирәк булган, димәк, кичәге коммунистларны һәм бүгенге җинаятьчеләрне авызлыклау өчен, бүтән чара калмаган. Демократиянең кулы йомшак булса да, кесәсендә ул «керпе бияләй» тотарга тиеш, чөнки кирәге чыга!

      90 нчы еллар башында илгә Ельцин ишеләр түгел, чех Гавел кебекләр кирәк булган. Ә без андыйларны